16+

Татарстанга уникаль куркынычсызлык лабораториясен тапшырдылар 

Велосипед, самокат, конус, хәтта тукталышка кадәр сыйган әфлисун төсендәге бу автобуска. Ул теләсә кайсы районга, авылга бара ала, заманча җиһазландырылган. Әлеге уникаль автобусларны – куркынычсызлык лабораториясе дип йөртәләр.

Велосипед, самокат, конус, хәтта тукталышка кадәр сыйган әфлисун төсендәге бу автобуска. Ул теләсә кайсы районга, авылга бара ала, заманча җиһазландырылган. Әлеге уникаль автобусларны – куркынычсызлык лабораториясе дип йөртәләр.

Алар Россиянең 39 төбәгендә эшли. Узган атнада Татарстанда да ачылды. 
Татарстанның ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Габдрахманов әйтүенчә, балалар куркынычсызлыгы актуаль мәсьәлә булып тора. Быелның сигез аенда Татарстанда балалар катнашында 293 юл һәлакәте теркәлгән. Анда биш бала һәлак булган. Барысы да – пассажирлар. 
– Яшь юл хәрәкәте инспекторлары рәтенә баскан балалар үсеп үзләре олы юлга чыгарлар. Кечкенәдән юлда йөрү кагыйдәләрен үзләштерү аларга һичшиксез ярдәм итәчәк. Балаларның гомерен саклауда әлеге юлда йөрү куркынычсызлыгы буенча методологик комплекс тагын бер адым. Без мондый уникаль алымнарны хуплыйбыз. Балалар теорияне генә өйрәнеп калмыйча, белгәннәрен практикада да ныгыта алачаклар, – диде Ленар Габдрахманов. 
Әлеге куркынычсызлык лабораторияләре дүрт ел элек Россия Президенты Владимир Путинның юлда балалар травматизмын киметүгә юнәлтелгән чаралары кысаларында тормышка ашырыла башлаган. 10 ел элек Россиядә ел саен 16 яшькәчә 900 бала һәлак булган. 2009-2019 ел аралыгында бу күрсәткечне 39 процентка киметә алганнар. Төп максат – 2030 елга юлларда балалар катнашында үлем очракларын бөтенләй булдырмау. 
 Татарстанга тапшырылган куркынычсызлык лабораториясен үз эченә алган автобус Түбән Камага җибәрелде. Микроавтобус заманча җиһазландырылган. Анда балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Баланы автокреслога дөрес итеп утырту, башка кирәкле күнекмәләрне дә белергә мөмкин. Бу автобуслар 2021 елга кадәр тагын 46 төбәктә ачылыр дип көтелә. Шул рәвешле тиздән куркынычсызлык лабораторияләре Россиянең һәр төбәгендә булачак. 

Станислав Андреев, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары: 
– Куркынычсызлык лабораториясенә зур өметләр баглыйбыз. Ул кечкенә, аз комплектлы мәктәпләргә дә барып җитәр, балалар барысын да үз куллары белән тотып карап, күреп, юлда йөрү кагыйдәләрен үзләштерерләр дип ышанам. Бу эшне балалар бакчаларыннан башларга кирәк. Мәктәпләрне зур, кечкенәгә бүләсем килми. 20 бала укыймы, меңме – һәр кеше гомере бәһасез. 

Лариса Колобкова, Идел буе округында автомобиль иминиятләштерүчеләрнең Россия берлеге вәкиле: 
– Яңалыкларда, көндәлек тормышта да юл һәлакәтләрендә балалар зыян күрү очракларын ишетергә туры килә. Балалар арасында имгәнүләрне кисәтү өчен илкүләм программалар эшли. Татарстанда балалар уенчыклары, балалар театры бар иде. Хәзер менә үз автобуслары да булачак, алар юлда йөрү кагыйдәләрен уен формасында өйрәнә алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading