16+

Татарстанның кайсы районнарында балалар артык авырлыктан интегә?

Республикада артык авырлыктан интегүче балалар саны арткан.

Республикада артык авырлыктан интегүче балалар саны арткан.

Соңгы биш ел эчендә республиканың 27 районында 0-14 яшьлек балалар арасында артык авырлыктан интегә торган балалар саны үсү күзәтелә. Мисалга, Алабугада мондый очраклар саны  37 тапкыр арткан. Теләче, Минзәлә, Тукай, Ютазы, Яшел Үзән районнарындагы балалар да артык авырлык буенча лидерлар рәтендә тора.

Ә 15-19 яшьлекләр арасында бу күрсәткеч 19 районда теркәлгән. Иң күп очраклар Минзәлә, Теләче, Яшел Үзән, Чистай, Әгерҗе районнарында ачыкланган.  Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина бүген Татарстан Дәүләт Советында үткән комитет утырышында шундый саннар китерде.

Әлеге ведомство статистикасы буенча, 14 яшькә кадәр артык авырлыктан интегүче балалар саны 2016 елда 100 меә балага 255 туры килсә, 2020 елда бу сан 268 гә җиткән.

Берәүгә дә сер түгел, организм өчен артык авырлык файдага түгел. Ул йөрәк-кан тамырлары авыруларына, инсультка, умыртка баганасы һәм мускулларның дөрес формалашмавына, кайбер онкологик авыруларга китереп чыгарырга мөмкин.

“Соңгы елларда безнең ведомство ризыкның сыйфатын гына түгел, аның файдалы булуын да тикшерә һәм бу безнең эштә өстенлекле якка әверелде. Туклану — баланың сәламәтлегенә турыдан-туры йогынты ясый торган әйбер”, - диде Марина Патяшина. 

Нормативлар буенча мәктәп ашханәсендә сосискалар булырга тиеш түгел. Әмма бала кечкенәдән кибет пилмәне, колбаса, сосиска ашарга өйрәнеп, мәктәпкә килгәч токмачлы аш ашамавы билгеле. Балаларның теләкләрен исәптә тотып, җирле җитештерүчеләргә дә ярдәм йөзеннән Роспотребнадзор атнага бер тапкыр мәктәп ашханәләрендә сосиска куллануны рөхсәт иткән. Алга таба да җитештерүчеләр мәктәп укучыларын сосиска белән сыйлыйсылары килсә, продукцияләрен 3 яшьтән өлкәнрәк балаларга кулланырга ярый торган ризык итеп теркәргә тиеш була. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading