16+

Татарстанның Премьер-министры һәм вице-премьерлары билгеләнде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз вазыйфаларына кереште. Ул шулай ук, закон нигезендә, Хөкүмәтнең иске составын тарату хакында игълан итте.

Татарстанның Премьер-министры һәм вице-премьерлары билгеләнде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз вазыйфаларына кереште. Ул шулай ук, закон нигезендә, Хөкүмәтнең иске составын тарату хакында игълан итте.

Бүген үк ТР Дәүләт Советында узган утырышта республиканың яңа Премьер - министры һәм яңа министрлар составы билгеле булды.

Депутатлар комитетларының уртак утырышында вице-президент вазыйфасына кандидат Алексей Песошинны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим итте.

“Алексей Валерьевичны тәкъдим итеп торасы юк. Ул үзен максатчан, энергиясе ташып торган, инициативалы җитәкче, сәләтле оештыручы буларак күрсәтте. Аның җитәкчелегендә Хөкүмәт республиканың икътисади-социаль өлкәсендә килеп туган мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итә, илкүләм проектларны тормышка ашыра”, - диде Әсгать Сәфәров.

Соңрак, парламент утырышында әлеге кандидатны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплап, Алексей Валерьевич эшенә бәя бирде.

-          Без аны нәтиҗәле җитәкче һәм уңышлы сәясәтче буларак беләбез. Идарә итүдә аның тәҗрибәсе зур. Министрлар Кабинетында ул 2014 елдан беренче вице-премьер, соңрак Премьер-министр буларак эшли башлаган иде, - диде Президент һәм Татарстан Хөкүмәтенең мөһим мәсьәләләрне хәл итүен искәртте.

Бүген шулай ук Премьер-министр урынбасарлары да тәкъдим ителде. Премьер-министрның беренче урынбасары итеп Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләнде.

Моннан тыш, социаль өлкәдә вице-премьер итеп Ләйлә Фазлыева, икътисад өлкәсендә Мидхәт Шәһиәхмәтов билгеләнде. Сүз уңаеннан, икътисад министры моңа кадәр вице-премьер вазыйфасын биләгәне булмады. Быел килеп туган мәсьәләләр, икътисади кыенлыклар Президентны әлеге карарны кабул итәргә этәргән, күрәсең.

Шулай ук, Иннополис үсешен контрольдә тотучы Роман Шәйхетдинов кабат Татарстан Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов  та урынбасар булып калды.

Милли проектлар, телләрне яклау, саклау өлкәләре белән алга таба да Васыйл Шәйхразиев идарә итәчәк. 

Тагын бер урынбасар, Татарстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе итеп Шамил Гаффаров кандидатурасы хупланды. 

Милли проектлар, телләрне яклау, саклау өлкәләре белән алга таба да Васыйл Шәйхразиев идарә итәчәк.

Моннан тыш, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры —ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфасын Марат Җаббаров биләячәк.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин да яңа Хөкүмәттә урынбасар вазыйфасында эшләячәк. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading