- Безнең өчен бу бик үзенчәлекле һәм әһәмиятле вакыйга. Без балаларны әти-әниләренең кайда эшләүләрен һәм нәрсә белән шөгыльләнүләрен аңлап укырга китүләрен теләдек. Киләчәктә балалар белән хезмәттәшлек итү планнарыбыз бар. Алар әти-әниләренең иртә торып, кичен кайтуларын гына күрмәсеннәр, ә үзләре дә алар белән бергә иҗат эшендә кайнасыннар иде, - диде ул.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков бинада балаларга иҗат белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк балалар студиясе барлыгын әйтте.
- "Татмедиа"да эшләүчеләрнең 51 баласы беренче сыйныфка бара. Без алар өчен балалар бәйрәме оештырырга булдык һәм аларны иҗат тормышында катнашырга чакырабыз. Бинада махсус балалар студиясе бар, анда алар иҗат белән шөгыльләнә алалар. Барлык балалар да бик талантлы әти-әниләр - журналистлар, фотографлар, операторлар һәм мөхәррирләр балалары. Сабыйларыбызга балалар студиясе ошар, һәм алар да безнең зур команда әгъзалары булыр дип өметләнәбез, - дип шәрехләде Садыйков.
div>
Булачак укучыларга зур иллюстрацияләнгән энциклопедия һәм мәктәп кирәк-яраклары булган портфельләр бүләк ителде. Чарада Казаннан 24 беренче сыйныф укучысы бүләкләнде, калган 27 балага районнар филиалларында тапшырылачак.
Комментарийлар