16+

Театр артистларына өйдән эшкә, эштән өйгә генә йөрү рөхсәт

Уфаның "Нур" театры 6 февральгә кадәр спектакльләр күрсәтүне туктаткан. Мондый карар эпидемиологик хәл аркасында кабул ителгән.

Театр артистларына өйдән эшкә, эштән өйгә генә йөрү рөхсәт

Уфаның "Нур" театры 6 февральгә кадәр спектакльләр күрсәтүне туктаткан. Мондый карар эпидемиологик хәл аркасында кабул ителгән.

“Күп кенә актерлар авырый. Билетларны сатып алган тамашачылар аларны кире кайтара яисә бу спектакльне башка көнне карый ала, һичьюгы башка спектакльгә килергә мөмкин. Ләкин кассада залдагы урыннар булу-булмавын алдан ук ачыклап кую кирәк”, - ди театрның матбугат сәркатибе Гөлшат Сафина.

Татарстан театрларында вәзгыять нинди икән?

Г.Камал театры директоры Илфир Якупов: “Безнең театрда да авыручылар бар, төгәл санын әйтә алмыйм. Моннан ике-өч атна элек авырый башлаганнар иде, хәзер әкренләп эшкә чыгалар. Әлегә җыелышларны зум аша үткәрәбез. Узган атнада кайбер спектакльләрне алыштырырга мәҗбүр булдык. Әлбәттә, спектакль алыштыру – җиңел эш түгел. Моның өчен тамашачыдан гафу үтендек, билетларны алыштырырга тәкъдим иттек. Залны 70 процентка тутырабыз. Театрга кергәндә, битлек режимын, QR-код тикшерәбез. Айга бер тапкыр дезинфекция үткәрәбез”.

К.Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов: “Театрда авыртучылар бар, әмма күп түгел. Теге яки бу артист булмаса, аның роленә башка артистны кертәбез. Җыелышларны да бергә түгел, ә төркемләп үткәрәм. Артистларга өйдән эшкә, эштән өйгә генә йөрергә, башка җиргә бармаска киңәш итәм. Актерларның барысы да коронавируска каршы прививка ясатты. Үзем дә дүртенче уколны кадаттым. Эшкә килүчеләрне дә, тамашачыларны да театрга кергәндә тикшереп кертәбез. Декабрь аеннан бирле залны 70 процентка тутырабыз”.

Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин: “Театрыбызда барлыгы 24 актер эшли. Араларында авыручылар юк. Спектакльләр булачак, бары тик балалар өчен әзерләнгән спектакльләрне генә куймаска булдык. Якын арада 5 февральдә спектакль көтелә. Залны 70 проценка, ягъни 180 урынга тутыру рөхсәт. Бүгенге көндә 10 гына билет калып бара. Шуңа күрә карантин кертергә сәбәп юк дип уйлыйм”.

Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев: “Театрыбызда 30 артист бар. Чирләүчеләр юк түгел. Ләкин без аларны өйләренә изоляциягә ябып куеп, 3-4 көндә терелтәбез. Спектакльләрнең барысы да куелып бара. Билетлар да сатыла. Театр залының 70 процентын тутырабыз, саклану чараларын күрәбез”. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading