Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, Россиядә 2019 ел – Театр елы шигарендә уза.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов театр сәнгатенә зур әһәмият бирә. Кичә ул, Россиядә Театр елы тәмамлану уңаеннан, Казан
Кремлендә театр эшлеклеләренә Дәүләт бүләкләре тапшырды.
– Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә билгеләнгән Театр елында илебездәге милли театрларны үстерүгә
игътибар бирелде. Татарстанда 15 дәүләт һәм 3 муниципаль театр эшли. Гастрольләр гөрләде, безнең театрлар Казахстанда, Һиндстанда,
Мәскәүдә, Санкт-Петербургта чыгыш ясады, шулай ук Грозныйда һәм Санкт-Петербургта узган фестивальләрдә катнашты. Республикабызда театр сәнгате үссен, иҗат уңышлары телим сезгә! – дип әйтеп үтте үзенең котлау сүзендә Рөстәм Миңнеханов.
Котлау сүзләрен танылган режиссер Федор Бондарчук та ирештерде.
– Республикабызда Театр елының Әтнә театрында игълан ителүе театрыбыз елъязмасына кереп калды. Ел саен 140 спектакль куябыз.
Дагыстанда һәм Финляндиядә дә гастрольдә булдык, – ди Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин.
Камал театрының баш режиссеры, үзеннән бигрәк, артистлары өчен шатлана.
– Безнең өчен һәр ел – Театр елы. Артистларыбыз Илнур Закиров белән Эмиль Талиповның иҗат уңышына сөенәм, – ди Фәрит Бикчәнтәев.
Артистлар исеменнән чыгыш ясаган Эмиль Талипов республика Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте.
– Театр – татар халкыннан аерылгысыз, татар – театрдан аерылгысыз. Театр телебезне яшәтә һәм саклый. Театр заллары тамашачылар
белән тулып торсын, халкыбызга, Россиягә тугры хезмәт итәргә язсын, – диде Эмиль Талипо
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар