Ир-ат укытучылар танылган язучыларның әсәрләреннән өзекләр дә сәхнәләштерделәр. Актер, режиссер Азат Зарипов егетләрне “театрдагы кайбер артистлардан да яхшырак уйныйлар” дип бәяләде, үзенең киңәшләрен, тәкъдимнәрен дә җиткерде. Төркемнәр бәйгегә бик җаваплы караган. Спектакльләрне дә танылган режиссерлар белән әзерләгән, бар күңелләрен биреп, ихластан чыгыш ясадылар. Әсәрләрдән кыю темалар күтәрелгән күренешләрне сәхнәләштерергә дә курыкмаганнар, бүгенге көн өчен актуаль, укытучыларны борчый торган мәсьәләләрне чагылдырдылар. “Татар егетләре” төркеме Мөхәммәт Мәһдиевның “Фронтовиклар” әсәреннән өзек күрсәтте. Анда сугыштан кайткан укытучы тыңлаусыз балаларны тәртипкә өйрәтә, укучыларны хезмәт аша тәрбияли. Шул укытучы ролен башкарган Мәскәү районының 34нче мәктәбеннән тарих укытучысы Айнур Гаязетдинов, бу алым бүгенге көн өчен дә актуаль дип саный. “Советлар Союзында балаларны хезмәткә тарту гадәти хәл булган. Хәзер генә никтер карашлар үзгәреп бара. Әмма, эшләп кеше үлми. Укучылар хезмәткә тартылырга тиеш дип саныйм. Без хәзер дә мәктәптә укытучылар, укучылар белән бергә төрле эшләр башкарабыз. Чиратлап сыйныф җыештыру гадәте дә бар. Чисталыкка, пөхтәлеккә балаларны кечкенәдән өйрәтергә кирәк. Кәгазьне идәнгә аткан иккән, ул аны чүплек савытына да ата белергә тиеш дип уйлым ”,– ди ул.
Бу чарага Кубадан галим Орландо Карденос та килгән иде. Ул Казан Федераль универистетында фәнни стажер.Татарча әле өйрәнә генә башласа да, телне аңлап бетермәсә дә, бик канәгать калды ул.
Татарларның тормышы белән кызыксынам. Телне дә теләп өйрәнәм. Татар теле бик күңелгә ятышлы йомшак тел, бу чарада да чират укытучыларның саф үз телләрендә сөйләүләренә сөенеп утырдым, – диде Орландо Карденос.
Жюри нәтиҗәләр чыгарган арада, КФУның Мәгариф һәм психология институты аспиранты Илсур Яруллин берүзе ярты сәгатьлек концерт куйды. Курайда да, гармунда да, кубызда да уйнады ул, җырлады да, биеде дә.
Бәйгедә иң күп балл җыеп Совет районының “Мирас” төркеме егетләре җиңеп чыкты. Шунысы үзенчәлекле, барысы да бертөрле, яшел галстук, ак күлмәкләре белән әллә кайдан аерылып торган егетләр бер мәктәптән – 180нче полилингваль гимназиядән. Төрекчә, инглизчә, татарча, русча да иркен аралаша алар. Команданың капитаны, чит телләр укытучысы Заһир Хәсәнов бу бәйге күңелдә өмет уятты, ди.
– Телебез белән бәйле вәзгыятьне күреп эчебез яна, мондый бәйгеләр әлбәттә кәнфитнең тышы кебек кенә, телне саклау бәйге кысаларында гына булмаска тиеш, әмма, телне популярлаштыруда мондый чараларның роле зур. Кешеләр фикерләрен үзгәртеп телебезнең таркалып бетү процессын туктатып булыр, берләшүгә берничә адым ясасак бик зур файда булыр иде, – диде Заһир.
Милләтне җилдән саклаучы калканнар– татар телле ир-ат укытучылар булганда бөек телебез яшәр әле, иншалла.
Сүзен сүзгә
Марат Фатиев, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгының урынбасары:
– Ир-егетләребезгә телебез, мәгърифәт сагына басар вакыт күптән җитте. Нәкъ менә ир-атларның милли мәгариф белән шөгыльләнүе безнең өчен зур шатлык, байлык, димәк илебезнең киләчәге булачак. Балаларыбыз ир тәрбиясе, ир-ат мөгаллимнән гыйлем алачак. Илебезнең киләчәге ышанычлы ирләр кулында. Бергәләп эш иткәндә нәтиҗәле уңышларга ирешербез. Бу бәйгене шәһәр күләмендә генә түгел, республика, Россия күләменә чыгару мөмкинлеге дә туар дип өметләнәбез.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар