Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Татарстан башкаласында йөздән артык милләт вәкилләренең дус-тату яшәүләре, милли мәдәни чаралар үткәрелүе турында сөйләде. Милләтләр буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Станислав Бедкин үзенең чыгышында милли мәдәниятләрне, телләрне саклау һәм үстерү зарурлыгын әйтте, ләкин, ул кайбер төбәкләрдә рус теленә тиешле игътибар бирелмәгәнлеген дә “кыстырып” куйды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов үз чиратында, татар теленең дә бик үк гөрләп тормаганлыгын әйтте.
—Татарстанда 2 миллион татар яши, аларның күбесе ана телендә аралаша. Татар теле дәүләт теле булса да, кайбер кешеләр арасында “татар теле белән кая барып була соң?” дигән төшенке мөнәсәбәт хөкем сөрә. Туган телләр елыннан файдаланып, без татар теленә мөнәсәбәтне уңай якка үзгәртергә омтылырга тиеш,-диде ул.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республикадагы 100 мәчеттә бушлай татар теле дәресләре оештырылганлыгын хәбәр итте. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, епископ Иннокентий сүзләренә караганда, мәрһүм Феофан татар халкына һәм теленә хөрмәтле булган, Кирил атакай да шушы дустанә мөнәсәбәтне дәвам итә икән.
“ТАТМЕДИА” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Айдар Сәлимгәрәев үзенең чыгышында республикадагы массакүләм мәгълүмат чараларында милләтара һәм динара дуслыкны саклау һәм ныгыту максатчан төстә алып барылуын сөйләде. “Татарстанда чуваш һәм удмурт телләрендә дә газеталар чыга”,-дип әйтеп үтте Айдар Сәлимгәрәев.
Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ирек Шәрипов, Игорь Бикеев, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева да үзләренең чыгышларында туган телләрне, милли мәдәниятләрне саклау һәм үстерү кирәклеген алга сөрделәр.
Утырышта ясалган чыгышларга һәм әйтелгән фикерләргә нигезләнеп, этномәдәни һәм телләр төрлелеге өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга тәкъдимнәр тупланмасы әзерләнәчәк. Бу тәкъдимнәр Россия төбәкләре министрлыкларына да җибәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар