16+

«Терлекне үз гаиләң өчен чалганда электрон документ кирәк түгел»

Газетабызның алдагы саннарында электрон ветеринария сертификациясе турында тәфсилләп язган идек. Шуңа да карамастан, укучыларыбыздан әлеге мәсьәләгә кагылышлы сораулар килә тора. Аларга Татарстан буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин җавап бирде.

Газетабызның алдагы саннарында электрон ветеринария сертификациясе турында тәфсилләп язган идек. Шуңа да карамастан, укучыларыбыздан әлеге мәсьәләгә кагылышлы сораулар килә тора. Аларга Татарстан буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин җавап бирде.

– Идрис Мөдәрисович, алдагы әңгәмәдә Сез, «Меркурий» системасы 2018 елның 1 гыйнварында гамәлгә керә, дигән идегез. Хәзер аны 1 июльгә кадәр озайтмакчы булалар бугай? Бу Татарстанга да кагыламы?
– Әлегә бездә бу турыда мәгьлүмат юк. Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында «Меркурий»да электрон рәвешендә документлар (ЭВСД) теркәү 1 июльгә кадәр озайтылса, ул, әлбәттә, безнең республикага да кагылачак. Ләкин бу әле әлеге яңалык турыдан-туры кагылачак кайбер предприятиеләр, эшмәкәрләр, бигрәк тә алыпсатарлар һәм мәктәпләр, балалар бакчалары, шифаханәләр, ял итү базалары, шифаханәләр иркен суларга мөмкин дигән сүз түгел. Эшне ахырга калдырырга кирәкми. Тиз арада бу системага (ФГИС «Меркурий») керергә рөхсәт алу зарур.
Моның өчен җаваплы кешеләрне билгеләп, гариза язарга һәм ветеринария баш идарәсенең электрон адресына тиешле документларны җибәрергә кирәк. Үзләрендә интернет, компьютер, кирәк икән, сканер-принтер әзер булырга тиеш. Җаваплы кеше, бу эшләрне башкарганчы, бераз тәҗрибә алсын, безнең сайтка яисә үзәк Россельхознадзор сайтына кереп, эш тәртибен өйрәнсен иде.

– «Меркурий» программасы аша ветеринар озату документы бирүгә теркәлү узган иң актив эшләүче районнар кайсылары?
– Әлеге эштә Әлмәт һәм Бөгелмә районнары, Казан һәм Чаллы шәһәрләре активлык күрсәтә.

– Электрон ветеринария сертификациясенә күчү озак вакытны аламы?
– Әгәр барысын да исәпкә алсак, бер эш көне җитә. 2018 елда барлык мәктәпләр, балалар бакчалары, шифаханәләр, медицина учреждениеләре дә электрон форматта документлар белән эш итәргә тиеш. Әгәр алар бу эшкә салкын карашта булсалар, киләчәктә берсе дә ит һәм сөт продукцияләрен, балык һәм башка азык-төлекне кабул итеп ала алмаячак. Ягъни бу балаларга, авыруларга яисә ял итүчеләргә ит, сөт, балык һәм башка продукцияләр килеп җитә алмый дигән сүз.

– Шәхси хуҗалыкта үстергән малын суеп, ит сатарга теләгән хуҗа электрон документны ничек юллап ала соң?
– Беренчедән, әгәр дә хуҗалыкта үстерелгән бер баш терлек үз гаиләсе өчен суела икән, ул вакытта электрон документ кирәк түгел. Ә инде шәхси хуҗалыкта үстергән бозауның итен сатарга алып барырга уйладың икән, ул вакытта хайван махсус сугым чалу пунктында гына суелырга тиеш. Анда ул ветеринария таләпләре белән суела, экспертиза ясала, дәүләт ветеринар хезмәтендә эшләүче мал табибы шунда ук электрон документ форматына күчерә һәм шуннан соң итне хуҗа кеше кирәк җиргә илтеп сатарга рөхсәт ала.

Фото: mark-making.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading