16+

Тернәкләндерү үзәге спорт залына мохтаҗ

Бер бәйлелекне икенчесе белән алмаштырганда гына, нәтиҗәгә ирешеп була. “Сәламәт җәмгыять” иҗтимагый проекты волонтерлары  шундый фикердә. 

Бер бәйлелекне икенчесе белән алмаштырганда гына, нәтиҗәгә ирешеп була. “Сәламәт җәмгыять” иҗтимагый проекты волонтерлары  шундый фикердә. 

Яшел Үзәндәге “Большие Ключи” тернәкләндерү үзәгендә һәрдаим утызлап кеше дәвалана. Күбесенчә 17-35 яшьлекләр. Алар бирегә  наркотик матдәләр куллану, спиртлы эчемлекләр эчү, тәмәке тарту, химик бәйлелекләрдән арынырга теләп килә.  Тернәкләнү үзәге хезмәткәрләре әлеге бәйлелекне спортка алмаштырырга омтыла. Әмма моның өчен тиешле шартлар булу мөһим. Кызганыч, үзәкнең спорт залы замана таләпләренә туры килеп бетми. Алай гына да түгел, андагы җиһазлар Совет чорындагыларны хәтерләтә дияргә була. Шуңа да волонтерлар хәйрия проектын ачып җибәргән. Спорт залын җиһазлау өчен якынча 500 мең сум акча җыю кирәк. Әлеге сумманы 20 февральгә кадәр туплау таләп ителә. 

Шул максаттан, 6 февраль көнне Казанда психиатр Светлана Горячих мастер-класс уздырачак. “Порядки любви” дип исемләнгән тренингка килүчеләр гаиләдә гармония саклау серләрен белә ала. Чарада җыелган акчалар исә тернәкләнү үзәгендә спорт залын җиһазлауга юнәлдерелә. 

Сүз уңаеннан, рәсми булмаган статистик мәгълүматларга караганда, әлеге үзәктә курслар узучыларның 23 проценты гадәти тормышка кире кайта. Кемнеңдер язмышы, димәк, безнең кулда!

Мәгълүмат өчен: Мастер-класска 89503297565 телефон номеры аша язылырга мөмкин. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading