Лилия Галимова, Татарстан Республикасы Президентының матбугат үзәге җитәкчесе:
– Бөтенроссия халык санын алу буенча Татарстанда республика премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә комиссия оештырылды. Бу кампаниягә әзерлек чаралары күрелә. Мин – татар кызы, татар булып калам. Әлбәттә, җанисәп алу барышында да татар булып язылам.
Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары:
– Кайсы милләт вәкиле итеп язам дисезме? Мондый уйның башыма да килгәне юк. Мин – татар. Саба районындагы Олы Шыңар авылында туганмын, ул – саф татар авылы. Минем 7 буын нәселебез – татарлар. Татар һәм мөселман кеше булуым белән горурланам! Җанисәп алганда гына түгел, көн саен сорасалар да татар мин.
Комментарийлар