Фольклорга бәйләнешле тикшеренүләре белән бергә, төрки-татар шигыре һәм борынгы төрки поэзиягә бәйле фәнни-тикшеренү эшләрен дә дәвам иттерде. Үзенең остазы Хатип Госманның тикшеренүләрен дәвам итеп һәм үстереп, ул гомумтөрки шигырьнең һәм поэзиянең чишмә башын ачыклау, иң борынгы поэтик жанрлар системасын реконструкцияләү буенча җитди эзләнүләр алып барды. Шул максаттан чыгып, ул Мәскәү, Санкт-Петербург, Алма-Ата, Баку, Ереван, Бишкек, Ташкент, Уфа, Чабаксар кебек шәһәрләрнең үзәк китапханәләрендә дөнья кадәр фәнни-теоретик хезмәтләр һәм фактик чыганаклар өйрәнде, үз темасына бәйләнешле материалларны бөртекләп җыю һәм системага салу белән шөгыльләнде. Соңыннан инде, шул тикшеренү-эзләнүләренең нәтиҗәсе буларак, гаҗәеп саллы хезмәтне – «Шигърият бишеге. Гомумтөрки поэзиянең яралуы һәм иң борынгы формалары» дигән монографияне барлыкка китерде һәм аны 2001 елда аерым китап итеп бастырып чыгарды. Бу монография Марсель Бакировның 1999 елда яклаган докторлык диссертациясенә дә нигез булып торды. Галимнең бу хезмәтенә дә фәнни җәмәгатьчелек гаять зур бәя бирде. Мәсәлән, Татарстан Фәннәр академиясе президенты, академик Мансур Хәсәнов бу монографиягә «Мирас» журналында (2002 ел, 6 сан) «Шигърият чоңгылларына юл яручы пионер» дигән рецензия белән чыкты һәм аның хезмәтенә бәя биреп, болай дип язды: «Тюркологиядә һәм татар әдәбият белемендә төрки әдәбиятның үзенчәлекле борынгы нигезләрен тикшергән аерым хезмәтләр элек тә бар иде. Әмма моңарчы, Марсель Бакиров кебек, бу кадәр ерак заманнарга һәм тирәнгә, ягъни бабаларыбыз тудырган шигъри-поэтик иҗатның пратөрки дәверенә, яралгы-эмбрион хәлдәге чорына берәүнең дә игътибар иткәне һәм бу кадәр тирән үтеп керә алганы юк иде әле». Чыннан да, Марсель Бакировның, тюркологиядә беренче буларак, үз хезмәтендә гомумтөрки поэтик сүз сәнгатенең чишмә башын һуннар чорыннан ук тикшерүгә алынуы һәм прототөрки шигъриятенең моңарчы билгеле булмаган иң борынгы катлам һәм үрнәкләрен ачыклавы-реконстукцияләве, аларны система итеп тикшерүе, һичшиксез, гаять зур әһәмияткә ия.
Марсель Бакировның барлык фәнни хезмәтләре өчен уртак бер сыйфат, үзенчәлек хас. Гыйльми хезмәт үзәгендә торган бар өлкә һәм юнәлешләр дә тарихилык принцибына таянып, ягъни күренешнең барлыкка килүе, эволюцион үсеше һәм тарихи бәйләнешләре яктылыгында тикшерелә һәм ачыла. Аның әлеге хезмәтендә дә бу шулай. Хезмәтнең методологик нигезен тәшкил итүче әлеге принцип ярдәмендә гомумтөрки поэзиянең ничек барлыкка килүе һәм бабаларыбыз шигърияте үсешенең, тарихи поэтикасының тулы бер картинасы тудырыла. Бу хезмәттә Марсель Бакиров күп төрле арадаш фәннәрдән, шул исәптән шигырь гыйлеме, сәнгать белеме, эстетика, мифология, археология, этнография, фольклористика, тел гыйлеме, диннәр тарихы, философиядән, янә дә күп гасырлык матди һәм культура казанышларыннан киң файдалана. Типологик, структур һәм географик яктан бер-берсеннән шактый ерак телләрне төп темага бәйләп үзара чагыштырып бара. Аның бу китабында моңарчы фәндә бәхәссез булып саналып килгән А.Н.Веселовский, С.Рейнак, Г.Н.Поспелов кебек күренекле галимнәрнең фәнни концепцияләренең берьяклы булуы, бүгенге көн таләпләренә инде җавап бирмәве исбатлана һәм аларның өйрәтүләренә альтернатив-алмаш концепция тәкъдим ителә. Ягъни Марсель Бакиров борынгы поэтик сүз сәнгате һич тә «йола хоры» җирлегендә (А.Н.Веселовский) яки магиягә нигезләнеп кенә (С.Рейнак) тумаган, шулай ук Г.Н.Поспелов раславынча, борынгы кешенең табигатьнең стихияле көчләре алдында куркып калуы, томаналыгы аркасында барлыкка килмәгән, ә ерак бабаларыбызның табигатьнең кырыс көчләренә ярашырга һәм аларны җиңәргә тырышуы нәтиҗәсендә һәм шул максатка юнәлтелгән йола-миф синкретизмы җирлегендә формалашкан дигән өр-яңа концепция белән чыкты. Берсеннән-берсе оригиналь дәлилләр белән ныгытылган бу карашның кыскача нәтиҗәсе болай яңгырый: «Хезмәтнең, гамәли эшчәнлекнең үзенчәлекле дәвамы булган йола-ритуаллар һәм мифологик идеология элек, үзара үрелеп, аерылгысыз бербөтен (комплекс) тәшкил иткән һәм нәкъ менә шушы йола-мифология синкретизмы борынгы шигъриятнең иң беренчел җирлеге хезмәтен үтәгән».
Бу хезмәтендә Марсель Бакиров төрки поэзиядә әлеге берлек-синкретизм җирлегендә барлыкка килгән иң борынгы жанрлар системасын да барлый һәм реконструкцияли. Мәҗүси аллаларга һәм илаһи көчләргә багышланган гимннар, ода-алкышлар, корбан-келәү бәйрәмнәре һәм календарь-хуҗалык йолалары вакытында башкарылган келәүләр, йола әйтешләре, йола-уен җырлары, ырымнар, арбаулар, сыгыт-сыктаулар, шаман чакырулары, антлар, каргышлар – әнә шундыйлардан. Бу жанрлар төрле төрки халыкларның борынгыдан сакланган иҗатыннан алынганнар, моңарчы аз билгеле яки бөтенләй билгеле булмаган, беренче башлап автор тарафыннан фәнни кулланылышка кертелгән уникаль фактик материалларга нигезләнеп тикшерелгәннәр.
Марсель Бакиров, тюркологиядә беренчеләрдән булып, һун бабаларыбызда һәм борынгы төрки сүз сәнгатендә матур сөйләү-ораторлык сәнгатенең булганлыгын ачты һәм Орхун-Енисей язмаларының да шул ук традициягә нигезләнгәнлеген исбатлады. Аның бу ачышларын А.Н.Веселовский, А.Ф.Лосев, Л.Н.Гумилев кебек зур галимнәр ясаган ачышлар белән бер рәткә куярга мөмкин. Татар галименең тирән теоретик концепцияләргә нигезләнгән һәм кире каккысыз дәлилләр белән ныгытылган бу ачышы, бу табышлары сүз сәнгате генезисы һәм эволюциясе теориясенә, һичшиксез, саллы өлеш булып керә.
2008 елда Марсель Бакировның югары уку йортларына дәреслек һәм урта белем бирүче гомуми махсус уку йортларына кулланма әсбап буларак тәкъдим ителә торган «Татар фольклоры» дигән зур хезмәте басылып чыкты. Бу хезмәт илебездә һәм татар фольклористикасында ирешелгән иң мөһим казанышларны исәпкә алып һәм авторның күпьеллык үз укыту тәҗрибәсенә, күпьяклы фәнни тикшеренүләренә таянып язылган. Моңа кадәрге аерым хезмәтләрдән аермалы буларак, ул татар халык иҗатындагы бөтен мөһим традицион жанрларны да үз эченә ала. Һәр бүлектә, хәзерге фән югарылыгыннан торып әлеге жанрларның һәм аерым әсәрләрнең гомуми-типологик, шулай ук милли-этник үзенчәлекләрен ачуга, халкыбыз иҗатының милли-сәнгати йөзен һәм байлыгын күрсәтүгә төп игътибар бирелә. Иң яхшы традицияләргә, соңгы казанышларга һәм галимнең ачышларына нигезләнеп язылган әлеге китапның студентлар, аспирантлар, укытучылар һәм укучыларга гына түгел, ә татар халык иҗаты белән кызыксынучы һәркемгә файдалы икәнлеге шиксез.
Үзенең 85 яшьлек юбилеен Марсель Бакиров тирән эчтәлекле өр-яңа хезмәте – монографиясе белән каршы ала. Әле шушы көннәрдә генә аның «Прототюрки: изначальная прародина, ранние племена и язык, история и этнокультура» дигән яңа китабы басылып чыкты. Бу бер татар халкының гына түгел, ә бөтен төрки халыкларның генезисын, килеп чыгышын, аларның иң борынгы этник тарихын, этнокультура казанышларын өйрәнеп, күп санлы борынгы кытай, латин, грек, әрмән, Европа телләрендәге хезмәтләрне турыдан-туры файдаланып язылган концептуаль хезмәт. Автор мөрәҗәгать итеп, аерым өлешләреннән өзекләр китергән китапларның саны гына да 800дән артып китә. Бу китабында Марсель Бакиров бик борынгы ядкәрләргә комплекслы планда якын килгән; тел, тарих, этнография, этнокультура, фольклор, антропология өлкәләрендәге күп санлы чыганакларга таянган. Моның өчен ул Баку, Ташкент, Бишкек, Еревандагы Матенадаран, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан китапханәләрендәге хезмәтләрне җентекләп өйрәнгән. Ул монда үзенең өр-яңа концепциясе белән чыга: моңа кадәр күп еллар буе хакимлек итеп килгән индоевропеизм, индоиранизм юнәлешләре белән килешми, һәртөрле борынгылык күренешләрен, ерактан килүче тел фактларын шулар күзлегеннән чыгып кына бәяләүгә кискен каршы чыга.
Прототөркиләр этнос буларак генетик кардәшлеккә һәм үзара аралашуга, культура бәйләнешләренә нигезләнгән Якын Көнчыгыш ареалында формалашканнар, ягъни Алгы Азиядә Урта диңгез бассейнында яшәгән борынгы халыклар составыннан аерылып чыкканнар. М. Бакировның төрки халыкларның яралуына бәйләнешле үзенчәлекле карашы, фәнни концепциясе менә шундый. Иң мөһиме: Якын Көнчыгыш иң борынгы бабаларыбызның беренче ватаны булуын, шунда яшәгән аерым халыклар һәм кабиләләр белән кардәшлеген галим моңарчы башка тикшеренүчеләр игътибар итмәгән күп санлы тел фактлары, шул җирлектән башлангыч алучы дини-мифологик уртаклыклар, матди һәм матди булмаган мәдәни тәңгәлләр һәм, ахыр килеп, миграцион күченүләр белән аңлатыла торган физик-антропологик дәлилләргә нигезләп исбатлый.
Баксаң, тәңре, күк («небо»), кот («рух»), тау, су, күл, ут, аш («пище»), ат («лошадь»), сарык, тәкә, кәҗә, бүре, барс, кош, каз, ата, баба, кода, килен, кыз, баш, кул, муен, эш («работа»), ипи, җыр, ел кебек төп лексик фондка карый торган сүзләр безнең эрага кадәр, хәтта күпчелеге моннан берничә мең ел элек үк инде Урта диңгез буе регионында ерак бабаларыбыз катнашлыгында иҗат ителгәннәр икән. Димәк, алар безнең көннәргә Урта һәм Үзәк Азиягә, Алтайга һәм Себер киңлекләренә шуннан күчкән кабиләләр һәм аларның варислары аша килеп җиткәннәр. Марсель Бакировның күптөрле чыганаклардан тапкан, Ерак Көнчыгыштан башлангыч алучы мондый сүзләрнең саны 800дән артып китә.
Үзенең ачышын Марсель Бакиров мифологик образларга да таянып исбатлый. Мәсәлән, төрки халыклар борынгыдан ук канатлы еланны, бер башлы елан-сазаганны изгеләштергәннәр. Ә Европа халыклары, галим ачыклаганча, элек-электән үк елан һәм аждаһаны дошман итеп караганнар. Аллалары да, геройлары да аңа каршы көрәшкәннәр. Бүре образы белән дә шул ук хәл: төрки халыклар, шул исәптән татарлар да бүре образын изгеләштергәннәр, ул тотем булып та саналган. Ә Европа халыклары өчен бүре – тискәре, дошман образ. Хәтта елан белән бүре образлары бер-берсен алыштыра торган үзара тигез дәрәҗәдәге образлар итеп каралган. Янә тагын бер дәлил: төрки мифологиядә җир – квадрат, ә күк гөмбәз булып аңлатыла. Ә Европа халыкларында, киресенчә, җир түгәрәк итеп карала. Әлеге хезмәттә Европа халыклары белән төрки халыкларны кискен аера торган мондый дәлилләр шактый күп китерелә һәм алар ышандыра да.
Шулай итеп, Марсель Бакиров тарихта беренче булып, үзебезнең татар халкына гына түгел, ә барлык төрки халыкларга аларның иң борынгы бабаларының кемнәр булуын, кайда формалашуларын һәм нинди ышанулар, күзаллаулар белән яшәгәнлекләрен ачып, аңлатып бирә. Безгә исә, фәндә гаҗәеп зур ачыш булган, могҗиза дәрәҗәсендәге бу китапның тизрәк халык арасында таралып танылачагына ышаныч белдереп, аның төрки халыкларның киләчәге өчен бәрәкәтле хезмәт итүен телисе генә кала.
Татар галиме Марсель Бакиров бүгенге көндә илебезнең генә түгел, ә бөтен дөнья фәненең авангардында бара. Аның алда санап кителгән хезмәтләре Европа фәне югарылыгында язылган булулары белән аерылып тора. Без аңа ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, халкыбызның хөрмәтен тоеп озын-озак яшәвен телибез.
Әнвәр Шәрипов, филология фәннәре докторы, профессор.
Фото: kpfu.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар