Казанның Чистай урамында хәрәкәт тизлеген сәгатенә 40 чакрымга кадәр киметелде. Шул рәвешле җәяүлеләргә юл аша чыгу сизелерлек куркынычсызга әйләнде.
– Гомуми юл-транспорт һәлакәтләренең 15%ы тизлек режимын бозу аркасында килеп чыга, – дип аңлатма биргән ЮХИДИнең Казан буенча идарәсенең җитәкче урынбасары Рөстәм Гәрәев.
Әмма тизлекне киметеп кенә мәсьәлә хәл ителмәс, мөгаен. Чөнки әлеге урамда җәяүлеләр өчен имин «утрау»лар юк дәрәҗәсендә.
Бу мәсьәләдә башкаланың Мусин урамында да хәлләр мактанырлык түгел: Чуйков урамыннан алып Ямашев проспектына кадәр бер генә җәяүле кичүе дә юк.
Казанның Вишневский урамында да тизлекне 40тан арттыру рөхсәт ителми. Әмма җәяүлеләр белән бәйле һәлакәтләр булып тора.
Европа һәм Америкада, мәсәлән, юллар машина йөртүче тәгаен участокта тизлекне киметә алырлык дәрәҗәдә салынган. Чөнки җәяүлене күрми калу мөмкин түгел.
Сүз уңаеннан, тиешле тизлекне сәгатенә 10 чакрымга арттыру һәлакәт вакытында үлем ихтималын – 70, ә 60 чакрымга арттыру 90%ка арттыра, дип яза tnv.ru.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар