16+

Үткәнгә – хөрмәт, киләчәккә – өмет белән

Моннан төгәл 30 ел элек, 17 августта “Шәһри Казан” газетасының беренче сигнал экземпляры дөнья күрә. Әлегә беркем белмәгән басма булса да, күпләрнең башкалада татар телендә газета чыгару хыялы тормышка аша.

Үткәнгә – хөрмәт, киләчәккә – өмет белән

Моннан төгәл 30 ел элек, 17 августта “Шәһри Казан” газетасының беренче сигнал экземпляры дөнья күрә. Әлегә беркем белмәгән басма булса да, күпләрнең башкалада татар телендә газета чыгару хыялы тормышка аша.

Казан шәһәре хакимиятенең рәсми рупоры була ул. Газетаның күрәләр, таныйлар, тагын бер сигнал экземплярын чыгаралар һәм, ниһаять, 10 октябрьдә инде ул көндәлек басма буларак дөнья күрә башлый. Игътибар иттегезме: мөстәкыйльлек турындагы декларация кабул ителү белән бер тирәдәрәк чыга башлый ул. Ә бу исә өстәмә җаваплылык та дигән сүз. Хакимият органы булса да, “Шәһри Казан” беренче көннәреннән үк милләт гаме белән яна башлый. Беренче язылу кампаниясеннән соң ук 50 000 данә белән чыгуы исә халыкның аны үз итүе, бәяләве, югарыдагыларның аның белән санлашуы турында сөйли.

Шау-гөр килгән еллар. Азатлык, хөрлек, сүз иреге белән сугарылган еллар. Хәзер, өч дистә елдан соң, үткәннәргә борылып карап, яңа газетаны булдыруның чишмә башында торган мөхәррирләргә, хәбәрчеләргә, коллективка олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Ярый әле, татар матбугатының тагын бер җигелеп тартыр атын тудырганнар. Халыкның мәнфәгатен кайгырта, аның белән бер аяктан атлап, бер һаваны сулый торган өр-яңа басмага нигез салганнар.

Җиңел булгандыр дип әйтеп булмый. Беренчеләргә – башлап йөрүчеләргә җиңел түгел бу дөньяда. Тик максатлары булганнар авырлыктан курыкмый. Максат исә – халыкчан газета чыгару. Ул авырлыклар узган гасырда ук калган, күбесе онытылган. Ә менә алар башлаган эш – “Шәһри Казан” – бүгенгә кадәр килеп җиткән. Замананың кырыс җилләрендә аумый-егылмый аягыңда нык басып калып, меңәрләгән милләттәшеннән рәхмәт сүзләре ишетеп, киләчәккә өмет белән карап, күпсанлы укучыларын сөендереп, шөкер, бүген дә яши. Яшьнәп яши. Баш мөхәррирләре, хәбәрче журналистлары алмашынып торса да, кыйбласы бер газетабызның. Ул халык кыйбласы белән тәңгәл. Уңышларының, озын гомеренең сере дә шунда.

Шушы утыз ел эчендә “Шәһри Казан”да 700дән артык (!) хезмәткәр эшләгән. Араларында Мөдәррис Әгъләмов, Мөшәрәф Галиев, Әхәт Гаффар, Равил Вәлиев, Вакыйф Нуриев, Госман Садә, Әгъзам Фәйзрахманов, Таһир Нурмөхәммәтов, Чулпан Әхмәтова, Марат Закиров, Рәмис Аймәт, Мәгъсүм Гәрәев, Нәҗибә Сафина, Наил Ганиев, Әмир Камалов, Шамил Рәкыйпов, Илсөяр Иксанова, Венера Ихсанова һәм башка бик күп танылган каләм әһелләре бар. Нинди шәхесләр, нинди исемнәр!

Әлбәттә, һәр яңа чор үз таләпләрен куя. Эш стиле, форматлар үзгәрә. Утыз ел эчендә тормышыбыз төбе-тамыры белән үзгәрде дисәк, дөреслеккә хилафлык китермәбез, шәт. “Шәһри Казан” чыга башлаган елларда редакциядә 60лап кеше хезмәт куйса, хәзер без, бөтен хезмәткәрләрне дә санап, 21 бөртек кенә.

...Пандемия чорында укучыларыбызны ничек саклап калырбыз дип борчылган идек. Ни гаҗәп, саклап кына калмадык, ә аларның санын үстерә дә алдык. Димәк, халыкка типографиядән чыккан басма матбугат кирәк! Димәк, укучыларыбызга “Шәһри Казан” кирәк! Безнең белән булганыгыз өчен бик зур рәхмәт Сезгә, кадерле абунәчеләребез. 30 еллык юбилей – безнең бәйрәм генә түгел, укучыларыбыз бәйрәме дә әле ул. Киләчәктә дә бергә булырга язсын! “Шәһри Казан” гөрләсен, чәчәк атсын! Бәйрәм белән барыбызны да!
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading