– Хаҗ сәфәренә ничегрәк әзерләнде ул? Әйтерсең хаҗнамәсе аның тарафыннан язылырга тиешле булган әсәр кебек яңгырый.
– Китәренә өч-дүрт көн калгач кына хаҗга барасын әйтте. Аннан алдарак кына Мисырга барган идек. Шунда су коенганда, әнә теге якта гына инде хаҗ, дип күрсәтте. «Бармыйсың, анда эссе, диләр. Аның кадәр эссегә син түзә алмыйсың», – дидем. Юк-юк, диде дә, шуның белән бетте бу. Хаҗга бара дип уйламыйм да. Ничек барасың инфарктан соң, дип каршы төшсәм дә, барыбер тиз генә аяк-киемнәрен салып куярга янчык тегеп бирергә туры килде. Юка гына ак чалбар кирәк диде, кибеткә төшеп, аны алдым. «Бер атна гына ул, син сагынганчы кайтып җитәм», – диде. Аптырадым инде бер атна дигәненә, шулай баручылар бар дип ышандырды. Риза булдым, даруларны да алып кайттым, һәрберсенә яздым. Аэропортка барып җиткәч: «Лемара, борчылма, 10-15 көн икән», – ди. Озайды хаҗ. Мин ике-өч көнгә бер генә шалтыратырмын, аннан бик еш сөйләшеп булмас», – диде. Шалтыратты. Барып җиткәч, хаҗның 30 көн булачагын хәбәр итте. Шулай итеп, башта 3 көнгә бер мәртәбә, аннан көн дә шалтырата башлады. Мин нәрсәдер булган, түзә алмый торгандыр дип уйладым. Нәкъ шулай килеп чыкты. Бер-беребезнең тавышын ишеткәч, шуңа да риза булып тордык. Кайтты, шулкадәр сагынганмын. Балалар янында беркайчан кочаклашып йөрмәдек. Монда бер-беребезгә ашкынып килеп кочаклаганымны сизми дә калдым. 41 ел бергә тордык бит. 41 ел гына булды шул... Менә хәзер җитәкләшеп йөри торган вакытта китеп барды. Хаҗдан кайтты, шулар турында язарга утырды. Бик күп китаплардан эзләде, шалтыратты. Саба тарихы турында язылган икенче китапка керергә тиеш иде, аны аннан төшереп калдырды ул.
– Аннан хаҗ сәфәре аерым китап булып чыга...
– Кукмара китапханәсенә вафатыннан соң аның исемен биргәндә алып кайта алдык. Тәлгат үзе тумышы белән Кукмара районы, Байлангар авылыннан иде. Хаҗ китабы да ул үлгәннән соң чыкты. Нәшрият тоткарлады. Тәлгатнең авыртканын да, нинди чир икәнен дә, китәсен дә белдегез, дип, нәшрият директорына үпкәмне дә белдергән идем. Хаҗдан шундый йөткерә-йөткерә кайтты ул. Ул бер бүлмәдә яза, мин бүрәнә аша да йөткергәнен ишетәм. Хастаханәгә төштек, участок табибына, үпкәсенә төште микән, тыңлап карагыз әле, дим. Берни юк, диделәр. Чирли башлагач, булыша алмаудан да авыр нәрсә юк икәнен аңладым. И, Тәлгат, булыша алмыйм бит, дип, кулларыннан сыпырам инде. Укол ясыйм. Бер тәүлеккә 12 шәр укол ясый идем. «Ял ит. Иртәгә син авырсаң, мин нишлим? Ярый әле син медик, табиб кеше бер генә килә, хәтта ашыгыч ярдәмне дә гел чакыртып булмый», – диде. Июль азагында бер җомгадан менгәч, хәле китте, көч-хәл кайтып җиттем, диде. Агарган иде. Аннан мәчеткә башка төшә алмады. Август-сентябрь буе авырды. Хәлен белергә бик күп кешеләр килде. Рәдиф Гаташ, Хатыйп Миннегулов, Мәскәүдән дуслары кайтты. Соңгы фотолары бар. Күп кеше белән телефоннан саубуллашкан. Гел шаярып сөйләшкәч, юри генә саубуллаша дип уйлаучылар да булган.
– Тәлгат Саматович үзе дә бик игътибарлы кеше иде бит...
– Әйе, ул барган җирендә беркайчан күчтәнәчсез йөрмәде. Кешенең яхшы якларын күрә белә иде. Газетаның иң биеклеккә менгән чорларында редактор булып 27 ел эшләде.
Хаҗ сәфәрендә булучылар да аның хаҗда казылык белән сыйлаганнарын әле дә сөйлиләр. Елама, аңа шул хаҗга барыр өчен бер ел гомер бирелгән булган. Аңа, хаҗга барып үзенең бөтен шөгыльләрен мөселманча башкару өчен, Аллаһы Тәгалә гомерен биргән, диләр. Алданрак белмәдек, чиренең начар стадиясе иде бит. Китап чыкмады инде дигәч: «Китап кайгысы калмады инде», – диде. Бер ел буе көн дә каберенә бардым. Үзем аннан кайтам, кайткач, капка тавышы ишетелсә, Тәлгать кайтадыр кебек. Аш бүлсәм шулай, чыгар кебек. Аны аңлатып та булмый. Хәзер дә йә хаҗдадыр, йә каядыр гына шикелле. Авызын ерып кайтып керер кебек.
– Лемара апа, яшьлеккә кайтыйк әле, Тәлгат абый белән очрашып йөрүләр ничек башланды?
– Мин – Арча кызы, Сабада шәфкать туташы булып эшли башладым. Әбидә торам. Тәлгатне дә армиядән соң Сабага эшкә чакырып алганнар. Кайту юлым ул фатирга төшкән тыкрык аша үтә. Ул гел утын яра иде, исәнләшеп китәм, карап кала. Ул апасыннан, егете бармы бу кызның, дип сораштырган инде. Концертка чакырырга килгән бервакыт. Минем очрашып йөргән егет бар иде, ул өйләнергә акча эшләргә дип китеп барган иде. Көтмәдем, Тәлгаткә чыктым. Фатир хуҗам Камәрия апа, башкаларны Тәлгат белән чагыштырып булмый, барам дисәң, бар, диде. Шуннан йөреп киттек. Берзаман әни, печәнгә кайт, дип, телеграмма сукты. Кичке Арча поезды белән китеп барырга уйладым. Шәмәрдәнгә артымнан менеп җиткән. Йөк машинасында менгәндә, эшләпәсе төшеп калган. Китапта да язган әле бу хакта. «Ничә еллар үтте, шул яшьлек чагымны машинадан карап, мин яратам сине дип кычкырасым килә», – дип язган. Шуны укыдым да еладым. Шундый матур итеп язган. Теле белән беркайчан яратам дип әйтмәде. Ашап киткән вакытта, ярый әле син бар дип әйтеп, кочаклап китә иде. Арчага кайттык, әниләрдән рөхсәт сорый бит, өйләнәм, ди. Әле миңа әйткәне дә юк. Әти риза түгел, яшь әле, эшләсен, диде. Ә без яшәп киттек, бергәләп эшләдек.
Саба
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар
0
0
Зур рәхмәт шундый матур язма өчен! Без аның белән сабакташлар идек, университетта алты ел бергә укыдык. Искиткеч кешелекле, мөлаем, игътибарлы, сабыр, олы йөрәкле кеше иде ул Тәлгат! Аның белән соңгы тапкыр Газиз Кашапов -Узилене искә алу чарасында Аксубай районы Яңа Узи авылында очрашкан идек. Бик матур чыгыш ясады ул анда. Алар чын дуслар иде. Менә инде Тәлгатнең безнең арадан киткәненә дә биш ел узды. Дога булып ирешсен иде бу якты истәлекләр!
0
0
0
0
амин, урыны җәннәттә булсын.
0
0