Әлеге проект тирәсендә шау-шу күптән бара, Европа союзында фикерләр бу уңайдан икегә аерылды. Аны хуплаучылар – Германия, Австрия, Франция һәм Голландия «Төньяк агым»ына коммерция проекты буларак карый һәм Европа союзы белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итәчәк дип саный. Икенче якта исә – Польша, Балтыйк буе республикалары, Дания, Бөекбритания. Аларның фикеренчә, әлеге газүткәргеч бу дәүләтләрнең мәнфәгатенә куркынычлык тудыра, шулай ук Европаның энергетик куркынычсызлыгын шик астына куя. Шундый ук фикердә булучы тагын бер дәүләт (бусы әлегә Европа союзында түгел) – Украина. Соңгысын аңлап та була – ул бит турыдан гына баручы газүткәргеч краны өстендә утыра, тели – бирә, тели – ябып куя, аннары гаепләш, судлашу китә. Менә шундый буш торба өстендә кемнең утырып каласы килсен? Шуның өчен генә елына якынча ике миллиард евродан колак кагып кара әле син?! Ә башкаларга ул газ Украина белән Польша аша килсә ни дә, төньяктанрак килсә ни? Барыбер шул Россия газы инде. Төньяккарак күчеп кенә исе үзгәрми, Украина аша килеп сыегаймый да. Бу проектка каршы килүчеләр аны хуплаучы Германия белән Россиянең якынаеп китүеннән дә курка, ни дисәң дә, алманнар иле Европа союзында соңгы рәтләрдә басып тормый.
Әлеге «Төньяк агым»ы сәяси түгел, ә коммерция проекты дип баштан ук әйтелсә дә, хәзер бөтен нәрсә сәяси күзлектән генә карала. Алда телгә алынган футбол да сәясәт җимеше икән. Кайберәүләрнең фантаст булып китеп, укып туймаслык әсәрләр иҗат итмәвенә шаклар катасың. Испаниягә газ кирәккән – алар аны Россиягә җиңелеп алган, имеш. Бу илдә футболчыларга һәйкәл куярга тиешләр бит, алар – илне энергетик бәладән коткаручылар! Аларны башкача атарга була – газболчылар. Хәзер менә Хорватия белән сөйләшү алып барыла дип яза фантастлар, чирекфиналда уйныйсы бар бит әле! Болай булса, бөтен команда Россиягә каршы уйнау өчен мәш килер иде, әллә кемнәрнең әллә нәрсәләр аласы киләдер, нәрсә юк соң бездә?!
Кайбер илләрдә спортның аерым бер төрен дин белән чагыштыралар. Канадада – хоккей, Япониядә – фигуралы шуу. Бәлки мәгънәсез чагыштырудыр, әмма алар шуның белән яши. Россия җирлегенә күчерсәк, бездә халык килеп терәлсә генә белгәннәрен укый башлый, тормышы рәтләнә башласа, тагын диннән читләшә. Бу яктан караганда, безнең футбол да динлелегебезгә тәңгәл килә: терәлә – уйныйбыз, терәлмәгәндә – юк. Ә безнең күптән терәлгән иде инде, дүрт дистә елдан артык мондый нәтиҗә күрсәтә алган булмады. СССР чорында шундыйрак алыш-биреш башларына килмәгән, күрәсең, дисәң, тирә-юньдәге 14 республика бар иде бит әле, аларга да Сәйфелмөлек абзыйның кыш чыгарлык утын әрдәнәсе яныннан узучы торбалардан нефть белән газ агып ятты. Ә испан, инглиз, португал телле халык өчен футбол – әлеге дә баягы дин инде ул, шул ук Европада барлыкка килгәч. Заманында бу дәүләтләрнең колонизаторлары аны Көньяк Америка илләренә дә алып барган, алар башкаларга караганда бик күптәннән уйныйлар, димәк, бу диннәре көчлерәк безнекеләрдән. Испаннарны әйтәм әле, газ бәрабәренә генә үз диннәреннән ваз кичкәннәрме икән?
Ә «Төньяк агым» төзелмичә калмас ул, шуңа өстәп әле «Төрек агым»ы да бар, җитмәсә Европа союзы үзенең бердәм түгеллеген дә күрсәтте. Уйлый белгәннәргә уйланырлык та, шау-шу куптарырлык икән шул. Эре эткә ияреп өреп тә йөрерлек. Ә менә эре эт дигәннәре – Вашингтон белән уртак тел таба алмыйлар әлегә. Җитмәсә Трамп Россиядә узучы футбол беренчелегенә югары бәя дә биргән. Испаннар белән хорватлар соравы буенчадыр инде, башкача ничек булсын?
Комментарийлар