Томау төшкәч борынга тамыза торган махсус даруларны озак кулланырга ярыймы?
Алинә Вафина, Яшел Үзән.
Хәзер мондый дарулар бик күп. Аларны даруханәдән рецептсыз да алырга була. Әмма оториноларинголог-табиблар аңлатуынча, алар белән сак булырга кирәк. Препаратларның составы төрле. Кайсысын берничә көн генә кулланырга рөхсәт ителә, кайсысы тамырларны тарайту өчен кулланыла, кайберләрен ай буе тамызсаң да ярый. Шуңа, даруларны кулланганчы, табиб белән киңәшләшсәң яхшырак. Өлкән яшьтәгеләргә үз белдеклегең белән дәваланудан аеруча сакланырга кирәк, чөнки борынны дәвалау өчен тамызган дару аркасында кан басымы күтәрелүе бар. Озак куллансаң, организмның даруларга ияләшүе дә күзәтелә. Ахыр чиктә даруларның файдасы тими башлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар