16+

Төтен эченнән чыкканда җәһәт кенә эләктергән бер иске компьютерын гына тотып, урамда кала.

Балык Бистәсендә «Муравейник» сәүдә үзәгендәге янгын эшкуарларны бернәрсәсез калдыра.

Төтен эченнән чыкканда җәһәт кенә эләктергән бер иске компьютерын гына тотып, урамда кала.

Балык Бистәсендә «Муравейник» сәүдә үзәгендәге янгын эшкуарларны бернәрсәсез калдыра.

Узган чәршәмбедә иртән эшкә киткәнче дип, компьютерымны кабызып, берничә кирәкле кәгазь чыгартып алырга уйладым. Принтер аша чыкмый гына бит! Бераз азаплана торгач, принтерның экранына күзем төште. Анда “Нет тонера!”, дигән язу. “Әһә, тагын буявы беткән!” – дип, картриджны селкетә торгач, тәки чыгарттым мин кирәкле кәгазьләрне. “Тиз генә Рушан абыңа алып барып, картриджны заправить итеп кайтырга кирәк”, - дип, ул арада улым белән сөйләшеп алам. “Бүген үк бар инде син, әни!” – ди улым. – Минем дә мәктәпкә чыгартып аласы кәгазьләр бар”. Тыштан “Ярар”, - дисәм дә, бүген районга бару планы юк иде. Иртәгә дә көн бар бит! Калган эшкә кар ява, дигән сүзләрнең хаклыгына бу юлысы тагын инанырга туры килде. Картриджны Рушанга алып барып җиткерә алмадым мин тәки. Шул ук кичне Рушан хезмәт күрсәткән “Фотомир” кибете янып, көлгә әйләнде. Кичке алтылар тирәсендә килеп иреште миңа әлеге хәбәр. Әллә ничек булып китте. Килеп ирешкән беренче фотолардан күренгәнчә, кара төтенгә күмелгән ике катлы “Муравейник” сәүдә үзәгенең төтенен сүндерерләр, ялкын чорнап алырга юл куймаслар кебек тоелган иде. Бераз вакыттан соң ялкын эчендә калган бинаның фото-видеолары килә башлагач, күңелгә шом төште. Монда инде яхшыга өметләнү урынсыз иде. Әлеге сәүдә үзәгендә урнашкан алты кибет берничә сәгать эчендә янып, көлгә әйләнә. Кайбер кибет хуҗаларына берникадәр мал-мөлкәтләрен өлешчә саклап калу бәхете елмая елмаюын. Ә менә “Фотомир” кибете хуҗасы Рушан Вәгыйзов төтен эченнән чыкканда җәһәт кенә эләктергән бер иске компьютерын гына тотып, урамда кала.

Сәүдә үзәгенә урнашкан кибетләрнең барысына да йөрдем, дип әйтә алмыйм. Әллә нигә бер электроника кибетенә сугыла идем. Ә менә “Фотомир” кибетенә юл өзелмәде инде. Һөнәрем кәгазь эшләре белән бәйле булгач, һәрчак Рушанга төшә иде йомыш. Эшләү дәверендә йөзләгән дипломнар, белдерү язылган плакатлар, меңәрләгән төсле рәсемнәр аның кул җылысы аша үткән. Ксерокопия ясау, кәгазьләр чыгару, документларга ашыгыч фото төшерү, диварларга элеп куярлык берсеннән-берсе зур баннерлар, стендлар ясау – барысы да үз эшенең чын остасы булган Рушан башкара иде. Эше тыгыз булса да, беркайчан килгән кешене борып җибәрмәс, “Юк”, дип әйтә белмәс ышанычлы хезмәткәр иде ул. Кайчан килсәм дә аның эш урынында юк чагын һич хәтерләмим мин.

Фаҗига буласы кичне дә башкалар сәгатъ биштән соң өйләренә таралышкач та, башлаган эшен тәмамламыйча торып, кайтып китәргә ашыкмый ул. Аскы каттан килгән төтен исенә дә баштарак игътибар итми, эшен дәвам итә. Төтен исе көчәеп, кибеткә куе томан кебек ургып керә башлагач кына эшнең нидәлеген чамалап ала ул. Бер мәл югалыбрак кала, бинаның хуҗасына шалтыратып, хәбәр бирә. Күп тә үтми, бина янына янгын сүндерү машиналары килеп җитә, кеше хәсрәтенә битараф булмаган халык җыелыша. Култык астына иске компьютерын гына кыстырып урамга чыга алган  Рушан башка техникаларны да чыгарып булмасмы, дип, кибет эченә керергә омтылып карый, тик кибет эченә керә торган булмый инде. 2009 нчы елдан бирле бөртекләп җыйган бизнес, төп керем чыганагы булган эш ялкын кочагында кала.

Берничә данә компьютер, ун данә принтер, кыйммәтле фотоаппаратлар, киштә-киштә уку кирәк-яраклары – барысы да бергә янып, көлгә әйләнә. Техникалары да гадәти генә булмый аның. Араларында бик кыйммәтлеләре дә була. Әле күптән түгел генә биш йөз меңлек принтер алып кайтып куйган була Рушан. Ике дистә елга якын янәшә булган тугры клиентларына тагы да сыйфатлырак хезмәт күрсәтү була хыялы. Ә бүген... Бүген Рушан, хыялларын бер читкә куеп, янгын китергән матди зыянны санарга мәҗбүр. Ә зыянны саннар теленә күчерсәк, дүрт миллион тирәсе. Дүрт саны колакка әллә ни зур сан булып ишетелмәсә дә, миллионнар дигәч, йөрәкләр дер селкенеп куя. Бераз аякка басу белән үк, яраткан эшенә янәдән керешергә ниятләп тора Рушан Вәгыйзов. Бу очракта изге күңелле, шәфкатьле кешеләрнең ярдәменнән башка уй-ниятләрне тормышка ашырып булмавы бәхәссез. 

Аллаһы Тәгалә безгә изгелекләр эшләү юлын күрсәтә икән, без аны һичшиксез эшләргә тиешбез, дип уйлыйм мин. Барыбыз да бер кояш астында йөрибез, ләбаса. Әлеге минутта безнең өчен 10, 50, 100 тәңкә шундый кечкенә булып күренсә, Рушан кебекләргә бер йотым су кебек кадерле ул. Шуңа күрә, изге күңеллеләр сафын тулыландырып, кулдан килгәнчә ярдәм итсәк иде. Рушан Вәгыйзовка ярдәм йөзеннән, акча күчерергә теләүчеләр булса, сбербанк картасы 89274149237 номерына беркетелгән. (Вагизов Рушан Рустамович)

Гүзәл Хәбибуллина, Балык Бистәсе

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading