– Машинага кулайрак бәяләр елның кайсы вакытында була? Ничек уйлыйсыз, киләсе елда да машиналарга бәяләр үсәрме?
– Яңа машина сатып алырга телисез икән, моны ел ахырында эшләргә кирәк. Чөнки автосалоннар күп төрле ташламалар һәм бүләкләр ясый.
Хәзер машиналарга дефицит булганлыктан, бәяләр нык үсте. Шулай булуга да карамастан, машина сатучылар саны күп һәм бәяләр үсүен дәвам гына итәчәк дип уйлыйм.
___________________________
Россиядә сатыла торган иң популяр 10 автомобиль:
1. “Лада Гранта”
2. “Лада Веста”.
3. “Киа Рио” (аны сату быел уртача 83 процентка арткан).
4. “Хендай Солярис” (бу машинаны үз итүчеләр дә 3,2 тапкырга арткан).
5. “Лада Нива”.
6. “Хендай Грета”.
7. “Фольксваген Поло”.
8. “Лада Ларгус”.
9. “Шкода Рапид”.
10. “Рено Дастер”.
Фараз
Машина дефициты кайчан бетәчәк?
“Россия автомобильләр дилеры” ассоциациясе фаразларынча, тимер атларга кытлык 2022 елның беренчек кварталында да булачак.
“Мондый дефицит инде күп еллар булмаган иде. Без сатуларның төшүен инде берничә ай күзәтәбез. Әмма вазгыять яз айларында да әле җайланмаячак”, – ди белгечләр.
Сораштык
“Авыз пешкән бар”
Машина сатып алып, үкенечкә калганнар да аз түгел.
Ләйсән Фәйзрахманова да ашыгып, ашка пешкән.
– Ирем белән өйләнешкәннән соң туйда җыелган акчага машина алырга булдык. Минем нишләптер чит ил машинасы аласы килде. Ирем дә каршы килмәде. Ике атна чамасы эзләгәннән соң, таптык. Күрәчәк булгандыр инде, ирем автомобильне карарга кич белән, эштән соң барды. Беренче карашка бар да яхшы кебек иде. Кыйммәт тә түгел, бәрелмәгән дә. Йөри башлап, бер атна үтмәде, двигателендә проблемалар килеп чыкты. Диагностикага, ремонтка күпме акча тотканыбызны бер Ходай гына беләдер. Ахыр чиктә көч-хәл белән сатып җибәрдек без моны. Авыз пешкәч, хәзер өреп кенә кабабыз инде, – дип сөйләде Ләйсән.“Яңа дип сатмакчы иде”
Моннан ике ел элек машинасын алмаштырган Лилия Гайнуллинаның автомобиль алу буенча башка төрле тәҗрибәсе бар.
– Машина алырга уйлагач, автомобильләр эзләргә ярдәм итә торган кешегә мөрәҗәгать иттек. Хәзерге бәяләрне белмим, ике ел элек безгә күрсәткән хезмәте өчен ул егет 10 мең сум алган иде. Мин аны ике ай җәфаладым, чөнки үземә туры килә торган машинаны озак эзләдек. Бик күп вариантлар тәкъдим итте. Берсендә Дәрвишләр бистәсендә өр-яңа машина сатам дип игълан бирүче янына бардык. Миңа машина эзләргә ярдәм иткән егет үзенең җиһазлары белән карап, берничә минут эчендә бу “яңа” машинаның алгы өлеше тулысынча алыштырылган икәнен ачыклады, – ди Лилия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар