16+

ТР Президенты 12 яшьлек Даниярның хыялын чынга ашырган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 12 яшьлек Данияр Галиевны «КАМАЗ-мастер» спорт йөк машинасында йөртте. Ул Мәскәүдә Россия Дәүләт Советы комиссиясе утырышы вакытында «Теләкләр чыршысы»ннан Даниярның хатын алган булган. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Татарстан Президенты «Теләкләр чырышысы» бөтенроссия проектында катнашты.

«Татарстан Президенты - пилот, Данияр - штурман урынында, ә „Дакар“ раллиеның биш тапкыр җиңүчесе Эдуард Николаев механик булды», — диде Лилия Галимова.

Татарстан Президенты Мәскәүдә Россия Дәүләт Советы комиссиясе утырышына әзерләнгәндә «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты. Ул  көне буе «Ривьера» күңел ачу комплексында үткәрергә теләгән 8 яшьлек Радмир Шәкүровның һәм узыш трассасында йөрергә теләгән 12 яшьлек Данияр Галиевның открыткасын алды

«Теләкләр чыршысы» акциясе «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылган. Быел ул өченче тапкыр үткәрелә. 

 https://tatar-inform.tatar/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading