16+

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры икенче вазыйфага күчә

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Федерация Советында Татарстан вәкиле булачак. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының 13 нче утырышында билгеле булды.

Моңа кадәр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Үзәк сайлау комиссиясенә өч кандидат тәкъдим итте. Алар арасында Татарстанның элеккеге мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, инде сенатор итеп билгеләнгән Ленар Сафин һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары—Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев бар иде.

Министр булып Ленар Сафин 2010 елдан эшләгән иде. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading