Тәрбияле генә сүгенә башлаячакбыз
Миңа кайбер көнне будильник та кирәкми – астагы күршем уята. Иртәнге биштә, «лар-лар» тавышы белән. Иртән иртүк хатынына күргән төшен сөйли, ахры, матур булса да, начар булса да, хис-тойгыларын сүгенү сүзләре аша җиткерә бу абзый. Башкача барып җитмәс дип уйлый, ахры. «Нине ниткәндә» дип кенә утырмый, бөтен нәрсәне исемнәре белән атый, теләсәк-теләмәсәк тә, без тирә-күршенең дә сүзлек запасын баета. «...яратыша торган таудан чаңгы белән төшеп киттем, каршымда каен тора, синең анаңны. Минем бер чаңгы, пассив гомосексуалист кебек, икенчесе астында калып, мине екты да, башым белән җиңел холыклы хатынга охшаган каенга барып бәрелдем, көчләнгән чаңгы үзе дә сынды...» – астагы күршенең сүгенүләрен гадәти сүзләргә алыштырсаң, чираттагы төше шундыйрак килеп чыга. Хатыны аңа: «Хәерле төш булсын», – дип кенә җавап кайтара, өйрәнгән инде еллар буена.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#«Сәхнә» журналыннан
Равил Шәрәфиев: «Ул акча миңа сыңар аяк киеме алырга җитәр иде, әле ярый ике аягым да бар»
-
#Шоу-бизнес
Salamandra: Әти минем кулларымны кысып, китеп барды...
-
#Кыскача яңалыклар
Акча җыярга ничек өйрәнергә: Роскачество өч гади киңәш бирә
-
#Җәмгыять
Традицияне саклап, рухны ныгытып: “Туган Батыр” уктан ату юбилей турниры узды
-
#Кыскача яңалыклар
Казан блогеры Казахстанга җәяүләп барып, Әфганстанга юл тота
Комментарийлар