16+

ТРда яшәүче хатынны яшерен рәвештә миллиард әйләнеше булган компания директоры итеп билгеләгәннәр

Яр Чаллыда яшәүче эшмәкәр Снежана Донованы миллиард сумлык әйләнеше булган компания директоры итеп билгеләгәннәр һәм закон буенча хәзер ул барлык кирәкле салымнарны түләргә тиеш. Хатын үзе бу хакта хәтта белми дә калган. Шуңа да карамастан, барлык документлар астында аның электрон имзасы тора. Бу хакта "РЕН ТВ" хәбәр итә.

ТРда яшәүче хатынны яшерен рәвештә миллиард әйләнеше булган компания директоры итеп билгеләгәннәр

Яр Чаллыда яшәүче эшмәкәр Снежана Донованы миллиард сумлык әйләнеше булган компания директоры итеп билгеләгәннәр һәм закон буенча хәзер ул барлык кирәкле салымнарны түләргә тиеш. Хатын үзе бу хакта хәтта белми дә калган. Шуңа да карамастан, барлык документлар астында аның электрон имзасы тора. Бу хакта "РЕН ТВ" хәбәр итә.

Чаллы кызы сүзләренчә, ул салым инспекциясеннән мәгълүматларын тагын бер кат раслауны сораучы хатка тап булган һәм үзе дә белми торган фирманың директоры булуы турында ачыклаган. Документлар буенча ул хәтта салым инспекциясенә ярты миллиард сум табыш алганлыгы турында хисап та бирергә өлгергән. Чынлыкта, аны кемдер җитәкче итеп билгеләп куйган. Снежана исеменнән оешманы теркәү өчен тиешле документларны да тапшырганнар, аларның барысын да электрон имза белән раслаганнар, ә ул махсус Екатеринбург фирмасында ясалган икән. "Предприятие башлыгы" көтмәгәндә җилкәсенә килеп төшкән мондый вәкаләтләрдән баш тарта...

"Яшәү урыны буенча салым органына мөрәҗәгать иттем, алар мине Мәскәүгә юллады. Мәскәүгә хат яздым, алар башка салым инспекциясенә җибәрделәр ", - дип сөйли үзе дә белмичә, җитәкче булып куйган хатын.
Нәтиҗәдә, Чаллыда яшәүче ханымга әлеге хәлне үзенә ачыкларга туры килгән. Салым инспекциясендә аңа барлык гамәлләр дә хаклы дип белдергәннәр. Полициядә җинаять эше ачудан баш тартканнар, прокуратурада тикшерү үткәрәләр.
Ханым дөреслек эзләп Мәскәүгә кузгалган, биредә фирма урнашкан адрес буенча килгән. Ә монда килгәч, ни күрсен, шундый исемдәге фирма, гомумән, юк икән. Әлеге бинада урнашкан башка фирма вәкилләре хатын сөйләгәнне ишетеп гаҗәпләнгәннәр, янәсе, андый компания юк, әмма, чынлыкта, ул фирма яшәп килә.

Мәскәүнең салым органында хәбәр итүләренчә, алар узган елдан бирле бу вәзгыятьне ачыкларга тырышалар, әмма әлегә бернинди нәтиҗә дә юк. Снежана оешма счетлары буенча тиешле кәгазьләрне кулына төшерә алган. Аларның барысы да 2019 елда ук ябылган булган икән. Әмма ярты миллиард табыш алынуы турындагы хисаплар аның исеменнән тапшырылган. Димәк, салым органнары белән теләсә нинди проблемалар килеп чыкса, ул җавап бирәчәк.

Белгечләр фикеренчә, әлеге очрак законсыз акча алу яки акча үзләштерүнең бер ысулы булып тора. Компания директорны билгеләгән, счетларын ачкан, контрактлар төзегән, барлык түләүләрне уздырган, акчаны алган, счетларын япкан. Бөтен гамәлләр өчен дә директор җавап бирәчәк.
Шул ук вакытта Снежананың электрон имзасын ясаган компания офисы ябык. Соңрак ачыкланганча, әлеге имзаны паспорт белән төшкән фото буенча да алырга мөмкин булган.

Әлеге табышмакны хатынга үзенә чишәргә туры килмәгәе, чөнки дәүләт органнары аны эт-эткә, эт-койрыкка принцибы буенча типкәләп йөртәләр. Ә төн йокылары качкан ханымның хәленә беркемнең дә керәсе дә, ярдәм кулы сузасы да килми.
- Мөгаен, бу мошенникларны үземә тотып, полиция кулына тапшырырга кирәктер, чөнки минем проблемам беркемгә дә кирәк түгел, - ди ачынып Снежана.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading