16+

Туган як тарихы - видеороликларда

Арча районының тарихи һәм истәлекле урыннары турында видеороликлар төшерүгә 416 мең акча бүлеп биреләчәк.

Туган як тарихы - видеороликларда

Арча районының тарихи һәм истәлекле урыннары турында видеороликлар төшерүгә 416 мең акча бүлеп биреләчәк.

Сентябрь башында “Мин Арча баласы” проекты ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка тәкъдим ителеп, уңай бәя алды. Бу башлангычны башка районнарга да таратып, аны республикакүләм масштабта гамәлгә ашыру турында да сүзләр бара.

«Мин Арча баласы» проектының авторы – Арча укучылар сараеның укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айгөл Галәветдинова. Дөресен генә әйткәндә, бу әле генә туган башлангыч та түгел. Ул инде уңышлы үсеш алган һәм 2020 елдан бирле тормышка ашырылып килгән идея.

- Пандемия чорында балалар оешмаларына нинди дә булса чаралар оештыру бурычы куелды. Шул чакта социаль челтәр аша Арча буйлап видеоэкскурсияләр ясый башладык. Бу балалар тарафыннан төшерелгән роликлар иде. Берничә видео урнаштырганнан соң, экскурсияләрне «Мин Арча баласы» дип башлау идеясе килде. Шулай ук аларны ютуб-каналга да өсти бара тордык. Бүгенге көндә инде 70-75 тирәсе видеоролик төшерелде, - дип сөйләде Айгөл ханым.

Катнашырга теләгән мәктәп укучылары үзләре сөйлисе килгән берәр авылнымы, истәлекле урыннымы сайлый, аның турында мәгълүмат таба. Укучылар сарае хезмәткәрләре шуның нигезендә балага сценарий төзергә ярдәм итә. Барысы да әзер булгач, оештыручылар шушы объектка барып, видео төшереп кайта.

Бүгенге көндә проектның үз логотибы, гимны, флешмобы бар. Хәзер әлеге проект видеороликлар төшерүне генә үз эченә алып калмыйча, төбәк тарихын өйрәнүгә багышланган төрле бәйгеләр, квестлар, уеннар уздыруны да күздә тота. Җиңүчеләр «Мин Арча баласы» дигән логотип төшерелгән бүләкләр белән хуплана.

Ел да «Мин Арча баласы» проекты төрле грантлар җиңә. Шулар ярдәмендә проект сыйфат ягыннан үсеш ала. Беренче роликлар телефонга төшерелеп, шунда ук монтажланса, хәзер инде видеоаппаратуралар, квадракоптерлар сатып алынган. Бүләкләргә логотип төшерә торган җайланма да хәзер үзләренеке.

Быел «Мин Арча баласы» проекты икеләтә уңышка ирешкән.  Башта «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр оешмасы грантына ия булган. Хәзер менә Марат Әхмәтов хуплавын тапкан. Бу яңадан-яңа видеолар төшерергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук проектның сайтын да булдырырга телиләр. Айгөл Галәветдинова сүзләренчә, грант акчалары ярдәмендә проектка нәтиҗә ясауны да быел киң колачлап уздыру мөмкинлеге туган. Тарихи медиафорум кысаларында туган як тарихын  өйрәнү, видеолар төшерү буенча остаханәләр, районның билгеле кешеләре белән очрашулар уздырылачак.

- Проектны бик тә республикакүләм дәрәҗәдә үстерәсе килә. Безнең тәҗрибәгә таянып, һәр район да «Мин Теләче баласы», «Мин Биектау баласы» дигән проектлар башлый ала бит. Без үз тәҗрибәбез белән башкалар белән дә уртаклашырга әзер, - ди Арча укучылар сарае директоры Руслан Гыйниатуллин.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading