16+

Төзәтмәләр керткәндә халык фикеренә таяначаклар

Владимир Путин куйган максатларга ирешү, Рөстәм Миңнеханов кабул иткән социаль программаларны гамәлгә ашыру өчен Иҗтимагый палатаның актив эш алып баруына Фәрит Мөхәммәтшинның шиге юк.

Владимир Путин куйган максатларга ирешү, Рөстәм Миңнеханов кабул иткән социаль программаларны гамәлгә ашыру өчен Иҗтимагый палатаның актив эш алып баруына Фәрит Мөхәммәтшинның шиге юк.

Бүген билгеле булганча, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Путинның  Федераль Җыенга Юлламасында әйткән инциативаларына карата фикер алышу буенча республиканың Иҗтимагый палатасы вәкилләре белән очрашты.

Владимир Путин куйган  максатларга ирешү, Рөстәм Миңнеханов кабул иткән  социаль программаларны гамәлгә ашыру  өчен Иҗтимагый палатаның актив эш алып баруына Фәрит Мөхәммәтшинның шиге юк. “Иҗтимагый контроль аша,  ситуацияне күзәтеп барып сез хакимияткә актуаль сорауларны һәм аларны чишү юлларын җиткереп барырга бурычлы”,–  диде ул. 

Кабул ителгән законнарга кагылышлы сорауларны хәл итүдә халык белән тыгыз элемтәдә тору да күздә тотыла. Быел юлламада Владимир Путин эчке сәясәткә  басым ясады. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү, эшсезлек мәсьәләсе, күп балалыларга, әниләргә дәүләт ярдәме хакында да әйтелде. Барысы да кешенең яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән тәкъдимнәр. 

Тагын бер мөһим сорау   Россия Конституциясенә төзәтмәләргә кагыла.  Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында игълан иткән иде. 

«Бу төзәтмәләр, бер яктан, дәүләт хакимияте органнары арасында мөнәсәбәтләрне демократизацияләүгә юнәлдерелгән»,–  дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.    

Конституциягә үзгәрешләр турындагы закон проектын депутатлар 23 гыйнварда  беренче укылышта ук бертавыштан кабул иткәннәр.  Хәзер икенче укылышка җитди әзерлек бара. 

"Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча эшче төркем утырышында «преамбуласын үзгәртик» диючеләр дә бар. Әйдәгез, ил атамасын үзгәртик дигән фикер дә яңгырады.  Җиңел булмаган вакытларда кабул ителгән Конституция илне берләштергән, үсешкә китергән. Конституцияне яңадан тулысынча язып булмый. Владимир Путинның тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләргә тиешбез,”— дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. Төзәтмәләр керткәндә халык фикеренә дә таянырга уйлыйлар. Әлегә төзәтмәләр буенча фикер алышулар нинди форматта булуы билгесез. “ Безгә моны  референдум түгел диделәр, сораштыру, килештерү юлы белән булырмы, монысын Дәүләт Думасы хәл итә. Әмма, шунысы мөһим, ил башлыгы халык фикеренә таянырга җыена”, – ди Дәүләт Советы Рәисе. 

Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева исә республиканың төрле шәһәрләрендә, районнарында иҗтимагый фикер алышулар үткәрергә җыенуларын әйтте. Тиздән КФУда беренче очрашу узар, дип көтелә. Әлеге фикер алышуларда  теләгән һәр кеше катнаша ала. 


Фото: ТР Дәүләт Советы сайтыннан алынды

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading