16+

Улы өенә кайтып бара, имеш. "Мине көт, әни!", ди ул. Ә төшке ашка кайгы кәгазе алып киләләр

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Аксубай егете, өлкән матрос Руслан Садыйковның үлеменнән соң бер ел узды.

Улы өенә кайтып бара, имеш. "Мине көт, әни!", ди ул. Ә төшке ашка кайгы кәгазе алып киләләр

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Аксубай егете, өлкән матрос Руслан Садыйковның үлеменнән соң бер ел узды.

Руслан аксубайлылар Евгения һәм Рамил Садыйковлар гаиләсендә өлкән бала булып туган. Әти-әнисе Лубянск урман-техник техникумының дүртенче курсында укыганда дөньяга килгән ул.
— "Улыгыз диплом белән туды, мәктәпне тәмамлап, аны алырга киләчәк", дип бөтен техникум шаяртты, - ди Евгения. - Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, безнең эзебез буенча китәргә булды.

Руслан яшьтәшләреннән берни белән дә аерылып тормаган, хәрәкәтчән булган, күрше малайлар белән туп типкән, мәктәптә яхшы укыган. Ә спорт комплексында самбо секциясе ачылгач, әти-әнисе беренчеләрдән булып аны шунда алып килгән. Аның артыннан биш яшьлек Адель исемле энесе дә ияргән.
— Беренче ярышларда Руслан икенче урынны алды, бик нык борчылды, ләкин бу аңа алга таба күнегүләр ясарга һәм җиңәргә стимул бирде! - дип сөйли Русланның әтисе Рамил. - Руслан энеләре өчен һәр эштә үрнәк булды һәм шулай булып кала да!
Руслан ел саен хәрби-патриотик юнәлештәге палаткалы лагерьга бара һәм анда Ватанны саклаучы булу хыялы уяна.
Соңгы курста ул корабта хезмәт итәргә теләве турында сөйли башлый. Садыйковлар улының карарын тыныч кабул итә. Рамил үзе полиция офицеры, Ерак Көнчыгышта, элемтә батальонында хезмәт итә.

— Мин балачак дустым - хәрби диңгезчегә шалтыратып, мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итүен сорадым, - ди Рамил. 
Февральдә Русланның кулында Севастопольгә чакыру белешмәсе була. Ул медицина тикшерүе һәм имтиханнарны тапшыра, диплом ала һәм контракт төзеп, хезмәт урынына киткән. Берникадәр вакыттан соң диңгез пехотасына күчәргә карар кыла. 
— Ә 2021 елның декабрендә көчле, физик яктан сәламәт егетләрне бер частькә берләштерә башлаганнар, - ди Рамил. - 30 декабрьдә улым өйгә кайтты. Ә частька кайткач, аларны күнегүләргә җибәрүләрен хәбәр итте. Күңелебездә борчылу бар иде. 21 февральдә төнге сәгать бердә улым шалтыратып, аларны тревога буенча күтәргәннәрен һәм Украина чигенә җибәрәчәкләрен әйтте.

Руслан элемтәгә керми, әти-әнисе һәр шалтыратудан калтырап тора. Ул 5 мартта шалтырата, барысы да яхшы, Украина территориясеннән чыктык, ди. Ике көннән соң аларны Мариупольгә җибәрәләр. 8 мартта Евгениягә чәчәк бәйләме алып киләләр, ул озак вакыт кемнән икәнен аңлый алмый. Анда: "Әни, мин сине яратам! Руслан", дип язылган була. Бу улының беренче һәм соңгы чәчәк бәйләме була.

—  Соңгы тапкыр улыбыз 9 апрельдә шалтыратты, 11 апрельдә кабат хәрби биремгә барачакларын әйтте. Гадәттә, аз сүзле ул, бу юлы Руслан белән озак сөйләштек, сагынуын, өйгә кайтырга теләвен, өй токмачы ашарга теләвен һәм май аенда, мөгаен, ялга кайтачагын сөйләде, - дип сөйли күз яшьләре аша Евгения.-  Мин аңа сак булырга кирәк, дидем. Беренче тапкыр улым миңа кискен җавап бирде: «Мин башкалар артында качып утырыр өчен контракт төземәдем!». Ул өлкән укчы булган һәм үзеннән түбәнрәк булганнарны алгы сызыкка җибәрә алмавын әйткән.

14 апрельдә Рамил йоклый алмый азаплана. Кичтән үк борчылу хисе барлыкка килә, Русланның ике көн шалтыратканы булмый. Евгения да шомлы төш күрә - улы өенә кайтып бара, имеш. "Мине көт, әни!", ди ул. Ә төшке ашка өйгә кайгы кәгазе алып киләләр.

Русланны үлгәннән соң «Батырлык ордены» белән бүләклиләр. Ул Мариупольдә төркеме белән чигенгәндә мина шартлаудан һәлак була. Абыйсы үлеменнән соң Садыйковларның икенче улы Адель да хәрби булырга карар кыла. Бүген ул- Санкт-Петербург хәрби физик культура институты каршындагы кадет. Кечеләре Эмиль өченче сыйныф укучысы.

Әти-әнигә олы улларын югалтуны кабул итү авыр булса да, балаларның үз сайлау мөмкинлеге булырга тиеш, дип саныйлар. Әгәр кечесе дә хәрби булырга теләсә, моңа каршы төшмәячәкләр. 

Аксубаево

Язмага реакция белдерегез

6

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading