16+

Урамнарда агачлар һәм түбәләр аунап ята: Әгерҗедә көчле ураган хуҗалыкларга зур зыян салган

Бүген төнлә Татарстанда күптән көтелгән яңгыр яуды. Шулай да, кайбер районнарга ул үзе белән афәт алып килгән. Әйтик, Әгерҗедә көчле ураган булган, ул шәһәрдәге агачларны аударган, күпкатлы йортларның түбәләрен алып аткан,хуҗалыклардагы коймалар һәм төрле корылмалар зыян күргән.

Әле җитмәсә боз да яуган, анысы бакчадагы уңышны бетереп ташлаган. Фотоларга карасаң, бөтен Әгерҗе буенча сынган агачлар һәм каяндыр очып килгән төрле нәрсәләр аунап ята кебек. Җирле халык әйтүенчә, бу, чыннан да, шулай, ураган район үзәгенә саллы гына зыян салган, халык башын тоткан, алар нишләргә белми. 

Әгерҗе җитәкчелеге хәлне контрольгә алган. Район хакимияте башлыгы Ленар Нургаянов шушы сәгатьләрдә оператив киңәшмә уздырачак, анда ураган салган зыянны бетерү һәм халыкка ярдәм күрсәтү буенча сөйләшәчәкләр. Штабны башлык үзе җитәкләячәк, тиздән Әгерҗе буенча махсум комиссия йөри башлаячак, белгечләр зыян күләмен исәпләячәк. 

— Әгерҗегә ярыйсы гына зыян салынды. Бәхеткә, халык белән барысы да тәртиптә, корылмалар гына бозылды. Хуҗалыкларга тынычлыкта булырга тәкъдим итәм, әлегә зыян күләмен исәпләп чыгару авыр, әмма бу эшне без башкарып чыгарбыз, — диде Ленар Нургаянов.

Фотолар «Әгерҗе хәбәрләре» газетасыннан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading