Халык арасында шундый мәзәк бар: “Синоптиклар түгел, һава торышы ялгыша”. Алай да, кайчагында аларның да фаразлары туры килгәли бит. Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд быел иң эссе ел булачак, дип фаразлый.
Скопировать ссылку

“Бәлки рекорд җылы да булмас. 99 процент ышаныч белән әйтә алам: бу ел биш иң эссе еллар исемлегенә керәчәк”, - ди синоптик. Аның сүзләренчә, һәр биш ел саен уртача һава температурасы югарырак була бара. “Бу глобаль җылынуга, атмосферада парник газларының күбәюенә бәйле”, - дип аңлата Вильфанд.
Комментарийлар
0
0
Амин
0
0