Беренче уңышсыз никахтан соң, курку хисен ничек җиңәргә? Алга таба тормышны ничек дәвам итәргә? Бу - бүгенге көндә актуаль сорауларның берсе.
Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән сөйләштек.
“Әгәр кеше кая егыласын белсә, шул урынга салам түшәп куяр иде”, - дигән борынгылар. Шуңа да беренче никахның унышсыз булып, икенчесе бик уңышлы булган очраклар бар.
Ә инде курку хисен ничек җиңәргә соң? Алга таба тормышны ничек дәвам итәргә?
1. Якыннарның ярдәм итүе, терәк булуы бик мөһим. Бигрәк тә әти-әни ягыннан.
2. Кешеләр белән аралашудан туктамаска.
3. Һәрчак позитив һәм күтәренке кәефтә булырга.
4. Җанны тынычландыра торган шөгыль табарга. Мәсәлән, чигү, рәсем ясау һәм башкалар", - Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар