16+

Венера Ганиева: "Ураза тоткан укучыларыма карап аларны кызганып та куям"

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, профессор Венера Ганиева Интертат электрон газетасының җырчыларның ураза тоту-томавына багышланган соравына ниләр җавап биргән?

Укучыларым арасында ураза тотучылар бар. Алар хәлсез, кәефләре төшенкерәк, чөнки дискомфорт кичерәләр. Җырлау читтән карап торганда гына җиңел эш кебек. Дәрес вакытында төрле күнекмәләр ясыйбыз, тирән итеп сулыш алулар, җырлау эмоциональ һәм физик яктан шактый көч таләп итә.

Ураза тоткан укучыларыма карап аларны кызганып та куям, алар өчен зур стресс бу, югары ноталарны алырга кирәк булганда җиренә җиткереп башкара алмыйлар. Бу вакытта гадәти туклану һәм йокы режимы бозыла. Алар авыз кибүләргә түзәргә, йокы килү белән көрәшергә мәҗбүр. Бу һәркемнең үз ихтыярында, киңәш бирә алмыйм, шулай да укымаган, җырламаган вакытта тотсалар, кулайрак булыр иде. Опера җырчыларына ураза тоту катгый тыела, чөнки бу аеруча авыр хезмәт, сәламәтлеккә зыян килергә мөмкин.

Намазга басу, ураза тоту өчен бар яктан да әзер булу кирәк. Миңа күптәннән тәкъдим итәләр, әлегә бу гамәлләрне башкару өчен үземдә өлгергәнлек тоймыйм. Һәркемнең үз яшәү рәвеше, якын иткән шөгыльләре була, мәсәлән мин һәр иртә һәм кич җәяү йөрергә чыгам. Нинди генә һава торышы булуга карамастан, өч чакрым араны узам. Велосипедта да йөрергә яратам.

Чыганак: Интертат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading