Карантинга дип җибәрелгән россиялеләрнең табигатькә чыгып кәеф-сафа коруына күрше-тирә аптырамый – бездәге “авось”тан алар хәбәрдар. Әмма үзләрен шулхәтле югары мәдәниятле, оешкан, тырыш, тук һәм бай дип уйлаган европалылар әлегә күбрәк зыян күрә. Европа союзы – бүген иң уңышлы глобальләшү проекты, икътисади яктан көчле булган Франция белән Германия аның әйдаманы булырга теләп бер-берсенең җилкәсенә төртешә.
Наполеон ватанында бүген 37 мең кеше коронавирус йоктырган, Париж бу куркынычны бетерү нисбәтеннән авырулар өчен өстәмә урыннар булдырган, Кытайдан 1 миллиард битлек кенә кайтартылган. Әмма бу эшләрнең бөтенесе башкалар исәбенә ирешелә, югыйсә союз булгач, барысы да тигез хокуклы булырга тиеш.
Күршеләре Италия – Европа союзында бүген коронавирустан иң күп зыян күрүче ил. Ә аңа, үзләренең эчке мәшәкатьләре булуга карамастан, ярдәмгә ашыгучылар – Россия белән Кытай. Европа союзы бу адымга рәхмәтле булырга тиеш кебек, әмма НАТО белән Парижга бу ошамаган. Сәеррәк бердәмлек бу – үзең котыл, күршең үлсен, шул ук вакытта аңа башкалар да ярдәм итмәсен. Европа өчен бәлки нормаль күренештер бу, анда яшәмәгәч, ничек аңлап бетерәсең инде аларны.
Комментарийлар