Вәхши ата баласын эт чылбырына бәйләп асыраган
10 яшьлек бала ач булуы, әтисенең кансызлыгы хакында сөйләгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
10 яшьлек бала ач булуы, әтисенең кансызлыгы хакында сөйләгән.
Кубаньдагы авылларның берсендәге кибеттә муенына йозаклы чылбыр эленеп торган малай әтисе бикләп торган сарайдан качып чыгып китүе хакында сөйләгән. Ач, кыерсытылган бала әтисеннән бик курыкып яшәгән. Малайны әнисе белән реабилитация үзәгенә озатканнар, вәхши ата үз гаебен тулысынча таныган.
Малайның мохтаҗ гаиләдән булмавы ачыкланган. Үз бизнесы булган вәхши ир малайның әнисен ана хокукларыннан мәхрүм итүгә ирешкән булган. Аның икенче хатыны бәби көтүе мәгълүм, шунлыктан артык кашык булган малай эт көненә калган булса кирәк.
Чылбырга бәйләнгән малайның әнисе дә, туганнары да 46 яшьлек Валентин Матвиенконың кешегә психологик негатив басым ясый белүен, куркытып, янап яшәвен сөйләгәннәр.
Улын шул рәвешле интектереп яшәүне ир кеше үзенең гамәлен "тәрбия ысулы" дип белдергән. Имештер, улы өйдән качып һәм урлашып йөргән.
Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
Биектау районында янгын: “Ярый әле үзебез өйдә булмаганбыз, гаиләбез белән үлә идек...”
-
#Шоу-бизнес
Марат Шәйбәков: “Быел менә беренче мәртәбә без аерым... Кем уйлаган бит”
-
#Язмалар
“Безнең гаилә туган көнен бөтен ил халкы бәйрәм итә”
-
#Җәмгыять
Татарстанда сайлауларга гаилә белән бару матур гадәткә әверелде. Бүләк тә отарга була
-
#Шоу-бизнес
Рөстәм Хәсәнов: “Туңдырма сатам. Чәкчәк, бавырсаклар да, тортлар да....”
Комментарийлар