16+

Владимир Путин 31 декабрьдә ял итәргә кирәк, дип саный...

Россия Президенты Владимир Путин барлык төбәкләрдә дә 31 декабрьне ял көне дип игълан итәргә чакырды. Моңарчы төбәкләр эшләргәме-эшләмәскәме икәнен үзләре хәл итсә, хәзер инде башкалар да, җиңел сулап, ял итәргә мөмкин. Бүгенге көнгә кадәр Россиянең 40 төбәгендә 31 декабрьне ял көне дип игълан иткән иде инде.

Мондый тәкъдимне илнең Дәүләт Советы утырышында Россия Дәүләт Думасындагы "Бердәм Россия" фракциясе лидеры Сергей Неверов җиткәрде. Депутат фикеренчә, Яңа ел - ул гаилә бәйрәме, ә халык исә бу көнне бәйрәм мәшәкатьләре белән мәшгуль. Ул шулай ук югарыда аталган мөмкинлектән илнең шактый төбәкләре файдалануын искәртте. Бу исә тәкъдимнең чыннан да ихтыяҗлы икәнен күрсәтә.

Бүгенге көнгә кадәр Россиянең 40 төбәге, шул исәптән Татарстан да, 31 декабрьне ял көне дип игълан иткән иде инде. Президент тәкъдиме исә бу мөмкинлекне законлаштырды дияргә була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading