Интернет, гаджетлар һәм белем мәгарәсе булган китапханәләр, китапханәчеләр, бер карасаң, чордаш түгел кебек. Хәтта кайчакта, бүген китапханәченең эше нидән гыйбарәт соң, күп нәрсә интернетта бар, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә.
Скопировать ссылку

XXI гасыр китапханәчесе нинди соң ул? Электрон картотекалар, материалларның электрон вариантларын алу мөмкинлеге, презентация эшләре... Саный китсәң, заманча эш алымнары бик күп төрле һәм алар укучыларыбыз алдында зур мөмкинлекләр ача.
Безнең Балтач үзәкләштерелгән китапханәләр системасына кергән барлык китапханәләр бүгенге көндә бердәм уку билетлары бирү эшен төгәлләп килә. Әлеге билет белән республиканың теләсә кайсы китапханәсенә барып китап алып була. Укучы турында бөтен мәгълүмат электрон картотекада саклана. Замана нинди булса да, китапханә барыбер белем мәгарәсе булып кала. Нинди генә мәгълүмати байлык юк бит анда. Мәгарәнең эченә кергән саен кызык булган кебек, монда да һәрбер тема ачылган саен мавыктыргычрак. Менә шушы мәгарәдә маяк кебек юл күрсәтүче кеше, әлбәттә, китапханәче.
Комментарийлар