16+

 Яңа ел бәйрәмнәрен янгын кара күмергә әйләндермәсен: балаларны өйдә, табигатьтә үзләрен генә калдырмагыз

 Татарстанда быелның 22 декабренә 4 890 янгын теркәлгән, аларда 121 кешенең гомере өзелгән, 186сы төрле авырлыктагы тән пешүләре алган.

 Яңа ел бәйрәмнәрен янгын кара күмергә әйләндермәсен: балаларны өйдә, табигатьтә үзләрен генә калдырмагыз

 Татарстанда быелның 22 декабренә 4 890 янгын теркәлгән, аларда 121 кешенең гомере өзелгән, 186сы төрле авырлыктагы тән пешүләре алган.

— Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә янгыннар 2 мәртәбәгә артып китүчән. Шунлыктан, ут һәм пиротехника әйберләре белән сак эш йөртергә кирәк. Бигрәк тә, кечкенә балаларны өйдә яки табигатьтә ялгызларын гына калдырырга ярамый, фаҗига чыгып, үкенерлек булмасын,- дип, алдан ук искәртеп куйды Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин Хөкүмәт йортында узган брифингта.

2021 елның 30 декабреннән 2022 елның 10 гыйнвары аралыгында чыккан 142 янгында 8 кеше үлгән. Исерек кешеләр 17 янгын чыгуга сәбәпче булган. Пиротехника белән саксыз эш йөртүдән 5 кеше зыян күргән, шуның берсе-кечкенә бала.

Быел республикада 18 905 йортка 51 765 янгын хәбәре бирүче аппарат урнаштырылган.
— Бу аппарат төтен исен сизүгә бик каты аваз бирә башлый. 2022 елдагы 101 янгында 262 кеше янгын хәбәре аппараты авазы ярдәмендә котылып калды. Яшел Үзән шәһәрендә 21 декабрьдә гомум коридорлы күп фатирлы йортта янгын чыга, шул вакытта аппарат каты итеп эшли башлый, ягъни, аваз сала. Шушы авазны ишетеп, 15 кеше янгыннан вакытында чыгып китәргә өлгерә,- дип, гыйбрәтле мисалны телгә алып үтте Рафис Хәбибуллин.

 Быелның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр янгынга каршы үзгә режим игълан ителде. Ут белән саксыз эш йөрткән гражданнарга 10-20 мең сум, вазыйфа биләгән затларга 30-60 мең сум, юридик затларга 400-800 мең сум штраф салына.

Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының җәмәгатьчелек иминлеге полициясе җитәкчесе урынбасары Фәрхәт Мөхәмәтҗанов сөйләгәнчә, Яңа елны каршылаган кичтә чыршы мәйданчыкларына 2,5 мең полиция хезмәткәре дежур-кизү торырга чыга, ә гадәти көннәрдә чыршы мәйданчыкларында 400 полиция хезмәткәре булачак.

 20 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр “Чыршы” операциясе гамәлдә.

Рөхсәтсез чыршы кискән 33 кеше тотылды инде. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында ялган спиртлы эчемлекләр сатучылар активлашып китә, шундый “эшкуарларга” 7 миллион сум штраф язылды,- дип кисәтте Фәрхәт Мөхәмәтҗанов.

Татарстан буенча Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Сәлахиев ышандырганча, республикадагы стратегик корылмалар көчәйтелгән саклауга алынган. 

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сүзләренә караганда, Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә коммуналь оешмаларда дежур бригадалар эшләячәк, көнкүреш калдыкларын полигоннарга чыгару оештырылачак.

 Куен дәфтәренә:

 Коткару хезмәтенең бердәм телефоны-112
 Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының тәүлек дәвамында гамәлдәге “Кайнар элемтә” телефоны-8 (843) 2-311-410.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading