31 декабрь көнне суыклар көтелми, һава температурасы климатик нормага якын булачак.
КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сүзләренчә, көндезге температура -6-7 градусны тәшкил итәчәк. Көн болытлы һәм дымлы булыр дип фаразлана.
Төнлә температура бераз төшәчәк, 11 градус суык күрсәтә. 1 гыйнвар көнне дә көндез -6 градус, төнлә -8 градус булыр дип фаразлана. 2-4 гыйнвар көннәрендә -4-5 градус булачак, төнлә – 8-9 градус салкын.
Тарихка кереп калган иң салкын Яңа ел төне 1979 елда булган. Ул вакытта температура 44 градуска кадәр төшкән. Казан аэропортында термометр баганасы -47 градусны күрсәткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар