16+

Яңа Камыр батыр Марвел геройларына охшаганмы?

Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында "Камыр батыр" әкиятенең заманча интерпретациясе күрсәтелде. Һәрберегезгә таныш Камыр батыр, бу тамашада бөтенләй икенче образ.

Яңа Камыр батыр Марвел геройларына охшаганмы?

Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында "Камыр батыр" әкиятенең заманча интерпретациясе күрсәтелде. Һәрберегезгә таныш Камыр батыр, бу тамашада бөтенләй икенче образ.

Ул халык әкиятендә сурәтләнгән бар әйберне көч белән яулап ала торган батыр түгел. Бу тамаша хәзерге заман кадагында торган проблемаларны ача. Даун синдромы һәм мөмкинлекләре чикле балалар спектакльдә батырлар образы аша сурәтләнгән. Алар бар кешедән аерылып тора. Шуңа күрә җәмгыятьтә үз урыннарын таба алмый. “Үзенчәлекле” балалар тормышын әкият геройлары аша сәхнәгә куйган “Камыр батыр” спектакленең режиссеры Марфа Горвиц үз фикерләре белән уртаклашты:

- “Үзенчәлекле” балалар хәзер бик еш туа башлады. Безнең дөньябыз гел үзгәреп тора, шуңа күрә классик геройларга да үсәргә кирәк. Спектакль һәр кешенең үзенчәлекле булуын искәртә. Балаларны җәмгыятьтә бергә тату яшәргә өйрәтәсебез килә. Бу әсәрне язырга безгә нәни дусларыбыз булышты. Аларның иҗат белән кызыксынуы мине бик шатландыра, - диде Марфа Горвиц.

Кечкенәдән татар халык әкиятләрен яратып укыган Илсаф Нәҗипов әлеге спектакльдә төп рольне башкара.

- Бу спектакльдә халык әкиятендә сурәтләнгән образлардан Камыр батыр гына калды. Әлбәттә образга кергәндә мин “үзенчәлекле” балаларның тормышы турында мәгълүмат тупладым, әлеге образда үземнең бер өлешемне калдырырга тырыштым. Тамашабыз балалар өчен генә түгел, чөнки өлкәннәр генә аңлый ала торган юмор да бар. Залда балаларны гына түгел, әти-әниләрне дә көтеп калабыз! – диде Илсаф Нәҗипов.

“Камыр батыр” спектаклендә Тиз батыр, Җил батыр, Төз батыр һәм Суык батыр образлары да бар. Аларны һәрберебезгә таныш Марвел киногеройлары белән чагыштырып була. Чөнки батырларның тылсымлы көчләре дә Флэш һәм Халкны хәтерләтә. Тамаша классик образлар белән дә баетылган. Булат Гатауллин спектакльдә Камыр батырның әтисе һәм хан рольләрен башкара. Аның сүзләре буенча, тамаша бер кешене дә битараф калдырмаячак. Чөнки геройлар заман таләпләренә туры килердәй булып үзгәртелгән.

Чыннан да, “Камыр батыр” спектакле геройлары тамашачыда кызгану һәм кешелеклелек хисләре уята. Батырларга ярдәм итәсе, аларның тормышларын яхшыртасы килә. Хәзерге заман кешеләренә җитми торган мәрхәмәтлелек, әдәп-әхлак темалары күтәрелә. Башка кешеләр тормышына игътибарлырак булыйк!

“Камыр батыр” спектакленә билетларны шулай ук “Пушкин картасы” буенча да алырга мөмкин.


Илгизә Галиуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading