16+

Ялгызлык эчтән җимерә

Психология ягыннан карасак, лидер хатын-кыз темасы ике яклы. Бер яктан, лидер тормышны үзе тарта, бар да яхшы кебек. Ә икенче яктан караганда, бу ханым яки туташның күңелендә ниләр бар икән, дигән сорау туа.

Ялгызлык эчтән җимерә

Психология ягыннан карасак, лидер хатын-кыз темасы ике яклы. Бер яктан, лидер тормышны үзе тарта, бар да яхшы кебек. Ә икенче яктан караганда, бу ханым яки туташның күңелендә ниләр бар икән, дигән сорау туа.

Бик еш кына без күңеле яралы һәм бу яраның цемент белән катырылган икәнлеген дәлилләүче затлар белән очрашабыз. Кемдер аларны таш диеп кабул итә, кемдер, гомумән, игьтибар итми. 

Лидер хатын-кызга ир дә, бала да кирәкми дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Килешмәс идем. Һәркемгә кирәк ул, әмма үз тиңенне табу кыен.  

Плюс яклары - акчаң бар, йортың, машинаң, яратып эшли торган эшең, сәяхәтләр, ресторан, кафелар, бәйсезлегең, әйләнә-тирәдәгеләрнең хөрмәте, югары үзбәя. Ә менә минус ягы - син ялгыз. Ә ялгызлык ул кешене эчтән җимерүче әйбер. Алда санап үтелгән пунктларның берсен дә мәхәббәт, сабый авазы, гаилә җылысы белән чагыштырып булмый. Шулай ук лидер хатын-кыз ягына минуслардан кешенең негативы, усал карашлар, арттан сөйләү дә өстәлә.

Педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading