16+

Ярминкәләр төгәлләнә, ләкин...

2020 елдагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 27 декабрьдә төгәлләнәчәк, әмма чатыр мәйданчыклары үз эшләрен дәвам итәчәк. Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен республика халкы гадәттәге тәртиптә эшләүче махсус чатыр мәйданчыкларында сатып ала алачак, ә Яңа елдан соң алар 2021 елның 3 гыйнварыннан эшли башлыйлар.

Казанда чатыр ярминкәләре түбәндәге адреслар буенча эшли:

*Авиатөзелеш районында-Дементьев ур.,7; Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә;

*Мәскәү районында-Батыршин ур.,20;

*Яңа Савин районында-Академик Лаврентьев ур.,10;

*Идел буе районында - Юлиус Фучик ур.,72;

*Совет районында-Ломжа ур.,2;Зәкиев ур.,12 һәм Липатов ур.,7 (Дәрвишләр бистәсе)

Биредә республика территориясендә җитештерелгән төрле продукция:яңа суелган ит, тәмле авыл каймагы, үлчәүле сөт, казылык продукциясе, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр һәм башка фермер продукциясен сатып алырга мөмкин.

Чатыр мәйданчыклары 3 гыйнвардан көн саен - 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр, ә шимбә көнне 6:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр эшлиячәк.

Чыганак: https://agro.tatarstan.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading