16+

Яшь автоинспекторлар «журналист» булырга чамалый

Бер җырда: ”Мин-тракторист, кирәк икән, булам-танкист”, - дигән сүзләр бар. Шуның сыман, мәктәпләрдәге “Яшь автоинспекторлар” түгәрәкләренә йөрүче малайлар белән кызлар инде үзләрен журналист һөнәрендә сынап карамакчылар.

Яшь автоинспекторлар «журналист» булырга чамалый

Бер җырда: ”Мин-тракторист, кирәк икән, булам-танкист”, - дигән сүзләр бар. Шуның сыман, мәктәпләрдәге “Яшь автоинспекторлар” түгәрәкләренә йөрүче малайлар белән кызлар инде үзләрен журналист һөнәрендә сынап карамакчылар.

Яшь автоинспекторларның матбугат үзәге (“Детский пресс-центр ЮИД”) оештыру проектының авторы- “Добрая Дорога Детства” газетасы. Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе теләктәшлегендә балалар матбугат үзәге илебезнең 7 төбәгендә эшли инде. Казанда 4 декабрьдә “Әкият” курчак театрында республиканың яшь автоинспекторлы катнашындагы җыелышта Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә дә ЮИД матбугат үзәкләре ачылуы турында игълан ителде.

- Татарстан-илебездә һәм халыкара бәйгеләрдә чемпион исемен яулаган ЮИД командалары бишеге. Яшь автоинспекторлар түгәрәкләренә йөрүче актив балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үзләре генә өйрәнеп калмыйлар, тематик чараларда, шулай ук социаль челтәрләрдә пропаганда да алып барачаклар. Әлбәттә инде бу эшчәнлек укытучылар, өлкәннәр, ЮХИДИ хезмәткәрләре булышлыгында башкарыла,- диде “STOP-газета” һәм “Добрая Дорога Детства” газеталарының баш редакторы Алла Суражевская.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Михаил Черниковның котлау хатын да укыды Алла Сурожевская. “Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында күп эшләр башкарыла. Республикада 18 мең баланың “Яшь автоинспекторлар” түгәрәкләрендә шөгыльләнүе дә мактауга лаек”,-дигән сүзләр дә бар әлеге котлауда.

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары-Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров республикада яшь автоинспекторлар хәрәкәтен үстерүдәге ярдәме өчен Россия Дәүләт автоинспекциясенә рәхмәт әйтте. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов үз чиратында республикада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә, яшь автоинспекторлар белән эшләүдә Татарстан Президентының, хөкүмәтнең теләктәшлек күрсәтүен әйтеп үтте.

ЮИД матбугат үзәге малайлары, чын журналистлар белән бер сафка басып, Шамил Гафаровка сорау да бирергә өлгерделәр хәтта.

- Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган кешеләргә хөрмәтем юк. Андыйлар үзенең дә, башкаларның да гомерен куркыныч астына куя. Юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк,-дип җавап кайтарды Шамил Гафаров.

Ленар Габдрахманов: ”Белмәссең, яшь автоинспекторлар түгәрәкләренә йөрүче балалардан киләчәктә талантлы журналистлар чыгып куяр”, - дип республикабызда да ЮИД матбугат үзәкләре ачылуны хуплады.

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading