2019 елның 22-27 августында «WorldSkills» дөнья чемпионаты Казанда узачак. 2015 елның 10 августында әлеге хокукны Казан Париж белән Шарлеруа (Бельгия) шәһәрен узып яулады. Биредә 70 илдән 1300 яшь белгеч катнаша. Ярышлар «Казан Экспо» халыкара үзәгендә узачак.
Шушы көннәрдә Көньяк Сахалинда узган Россия чемпионаты ачылышында республика яшьләре белән бергә Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов та катнашты. Ул, Татарстан дөнья чемпионатын кабул итәргә тулы куәт белән әзерләнә, дип белдерде.
– Дөнья чемпионатын кабул итү өчен бер елдан аз гына күбрәк вакыт калды. Без, ул иң яхшы чемпионат буларак тарихта калсын өчен, көчебездән килгәнне эшләячәкбез. Татарстанда әйтергә яраткан сүз бар – «Без – бергә!» Без бергә бу чемпионатны югары дәрәҗәдә оештырачакбыз. Без сезне кунакка көтәбез! – диде ул.
Татарстан яшьләре Көньяк Сахалинда 22 августка кадәр 44 юнәлеш буенча осталыкларын сынаячак. Россия төбәкләре арасында финалга чыгучылар саны буенча Татарстан – лидерлар рәтендә. Шулай ук 23 бала 15 юнәлеш буенча «Ворлдскиллс юниор» балалар арасындагы ярышта республика исеменнән чыгыш ясаячак. Ярышларга кадәр республика яшьләре 28-29 июль көннәрендә Ишкәкле спорт төре федераль әзерлек үзәгендә белем бирү сменаларында катнашты. Яшьләр Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борханов, «Яшь профессионаллар» берлеге вәкилләре белән очрашты. Гомумән, Россия чемпионатында 1400 иң алдынгы яшь белгеч һәм эксперт катнаша. Алар «Аллея» һәм аэродром «Пушистый» мәйданнарында 62 юнәлеш буенча көч сынаша.
Чемпионатның оештыручылары ничек тә «WorldSkills» хәрәкәтенә күбрәк яшьләрне җәлеп итмәкче. Шуңа да чемпионат илчеләрен дә җентекләп сайлыйлар. Әйтик, Казанда узачак чемпионатның илчесе дип рэпер L’One билгеләнгән. Исегездә булса, 2019 елда үткәреләчәк чемпионатның беренче илчесе дип ресторатор Аркадий Новиков дип хәбәр иткән идек. Илче вазифасына шулай ук Советлар Союзы герое, Россиянең беренче герое, космонавт Сергей Крикалёв, автоузышчы Владимир Чагин кереште. Алар яшьләрне «WorldSkills» хәрәкәтенә өндәячәк.
Сахалинда узган чемпионат нәтиҗәсендә ил җыелмасы составы билгеле булачак. Җиңүчеләр Казандагы дөнья чемпионатында катнашачак.

Берничә кызыклы факт
- «WorldSkills» дөнья чемпионаты Россиядә беренче тапкыр гына үткәрелә.
- Казанда узачак дөнья чемпионатының төп символы лалә чәчәге булачак.
- Дөнья чемпионатында бары бер тапкыр гына катнашырга ярый.
- Дөнья чемпионатына эләгү өчен яшь белгеч башта – Татарстан этабын, аннан Россия этабын узарга тиеш. Ләкин бу әле җиңүче кеше турыдан-туры дөнья чемпионатына эләгә дигән сүз түгел. Аларны да ел әйләнәсе сынап, белемнәрен тикшереп торалар. Димәк, «WorldSkills»ка ялкауларның теше үтмәячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.


Комментарийлар