Гаилә корырга теләгән егет һәм кызларны таныштыру максатыннан мәчеттә “Адәм белән Хава” гаилә төзү һәм саклау үзәге эшләп килә. Мәчетнең имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә, гыйбадәт йортының исеме җисеменә дә туры килсен дип башланган эшләрнең берсе бу.
Башкаланың “Гаилә” мәчетендә узган түгәрәк өстәлдә яшьләрнең гаилә кора алмау проблемасы турында сөйләштеләр.
- Яшьләребез парлы булып, күркәм гаилә төзеп, тәүфыйклы балалар үстерсен иде. Гаиләне кору гына җитми, аны саклап калыр өчен дә тырышырга кирәк. Монда әти-әниләр дә җаваплы булырга тиеш. Алар булачак кәләшне яки кияүне үстерә, - ди ул.
“Адәм белән Хава” үзәген җитәкләүче Гөлия Әхмәрова сүзләренчә, үзәккә төрле яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итә. Араларында вакытында өйләнмәгән ир-атлар белән кияүгә чыгарга соңга калган хатын-кызлар да бар. - Яшьтән гаилә кормау сәбәпләре төрле: карьера төзү, белем алу, башта яшәр урын булдыру. Шул ук вакытта җәмгыятьнең инфантильләшүе дә күзәтелә, Яшьләр үз өсләренә җаваплылык алырга теләми. Гаиләсез дә яратып була, диләр. Гаиләне алып бару өчен акча, матди мөмкинлекләр дә кирәк, диләр. Идеаль кеше эзләп тә үтә вакытлары. Ирләр, хатын-кызларны акча, байлык кына кызыксындыра дисә, соңгылары, хәзер чын ир-атны табып булмый, диләр. Яшь барган саен, бала алып кайту да соңара, үз парыңны табу да авырлаша. Ә чынлыкта парлы булып тормыш алып бару җиңелрәк тә бит, - ди ул.
Яшьләрнең гаилә корырга ашыкмауларын статистик мәгълүматлар да раслый. Фәннәр Академиясенең Гаилә һәм демография үзәге баш фәнни хезмәткәре Гүзәл Ершова китергән саннарга гына күз салыйк.
2007-2011 елларда гаилә коручыларның саны күбрәк булган. 2011 елда 1 мең кешегә 9,5 гаилә туры килгән. Бу соңгы егерме елда иң зур сан. 2020 елгы күрсәткечләр бер дә сөендерерлек түгел. Соңгы ун елдагы иң аз саннар: 1 мең кешегә - 4,9 гаилә. Монда пандемия дә үз төзәтмәләрен кертми калмады, күп кеше катнашындагы чаралар үткәрүгә чикләүләр кертелгән иде, ди Гүзәл Ершова.2011 елга кадәр 18-24 яшендә гаилә коручыларның да саны күбрәк булган. 2011 елда бу яшьтә өйләнгән егетләр - 43 проценты, хатын-кызлар 64 процентны алып торган. 2020 елда ирләр – 22 процентны, ә хатын кызлар 37 процентны тәшкил иткән. 25-34 яшь аралыгында кияүгә чыгучыларның 41 проценты - хатын-кызлар, һәр өйләнгән икенче егетнең берсе шушы яшькә туры килә. Һәр дүртенче ир-ат һәм һәр бишенче хатын-кыз 35 яштән олыраклар булган.
Бөтендөнья татар конгрессының “Аксакаллар шурасы” рәисе Габдерәүф Хәсәнов фикеренчә, дин көчле булган җирлектә гаилә коручыларның да һәм шуның белән балалар саны да күбрәк. Шул ук вакытта онытылган милли йолаларны да торгызырга кирәк дигән фикердә ул.
- Элек яучылар хезмәтенә мөрәҗәгать иткәннәр. Нәселләренә һәм гаиләләренә карап, егет белән кызларга үз тиңнәрен эзләгәннәр алар. Яшьләр дә озак йөрмичә кавышып куйганнар. Гаиләләр дә нык булган. Хәзерге кебек гражданский ирләр булмаган, - ди Габдерәүф Хәсәнов.
Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең социаль бүлеге белгече Лилия Ильясова “Яшь килен” проектының уңышлы эшләве турында сөйләп үтте.
- Яшь кызлар безгә бик теләп килә. Алар анда ашарга пешерергә өйрәнә, хатын-кызларның бурычлары һәм хокуклары турында сөйләшәбез, милли традицияләр белән таныштырабыз. Очрашуга психологлар, табиблар да чакырыла. Проект белән кыз бала тәрбияләүче әни кешеләр дә кызыксына. Аларның кызларын гаилә тормышына алдан әзерлиселәре килә, - ди ул.
Комментарийлар