* * *
Яшеренеп йөрү өчен танылган кеше булырга кирәк.
Яшеренеп йөрү өчен танылган кеше булырга кирәк.
* * *
Таяклар астында хәтта барабанга да илһам килә.
* * *
Легендалар тусын өчен төп шарт – киләчәк буыннарның хәтере начар булу.
* * *
Түгәрәк гаиләне циркуль белән ясап булмый.
* * *
Фикер йөртү – бу социаль эшчәнлекме, әллә физиологикмы?
* * *
Кеше хәтеренә ышанырга ярамый, ул онытмаска да мөмкин.
* * *
«Фуу, чучка көтүчесе» дип дуңгызлар да мыркылдарга мөмкин.
* * *
Дошман ләззәтләнеп кулларын уганда, үч алырга кирәк. Кулларың азат булса.
* * *
Прогресс: безнең бабайлар хайван тиресе ябынып йөргән, без үз тиребезгә дә сыя алмыйбыз.
* * *
Кешене акула тешләреннән коткарып калган кеше адәм ашаучы да булырга мөмкин.
* * *
Беркемгә дә бармак төртеп күрсәтергә ярамый, хәтта үзеңә дә.
Станислав Ежи Лец.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар