16+

Язгы боз да штраф та куркытмый: боз ватылып бата башласаң, нишләргә?

Язгы боз ястык калынлыгы кадәр булса да ышанма, диләрме әле? Хәер, күпләрне бу куркытмый бугай, аеруча балыкчыларны. Боз өстенә су чыкса да, елгалардан балыкчыларның өзелгәне юк, бәкеләр тишеп балык тоталар.

Язгы боз ястык калынлыгы кадәр булса да ышанма, диләрме әле? Хәер, күпләрне бу куркытмый бугай, аеруча балыкчыларны. Боз өстенә су чыкса да, елгалардан балыкчыларның өзелгәне юк, бәкеләр тишеп балык тоталар.

Узган ялларда Актаныш районы Азакүл авылы янындагы Белая елгасында 8 балыкчы боз белән бергә ярдан 50 метр ераклыкка йөзеп киткән. Актанышның янгын сүндерү-коткару гарнизоны, Башкорстаннан оператив төркем аларны вакытында коткарып калган. Зыян күрүчеләр юк.

 Чаллыда узган шимбәдә бер ир-ат боз астына төшеп бата башлаган, дип хәбәр итә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. 33 яшьлек ир-атны судан чыгарып, тиз арада хастаханәгә илткәннәр.

Балыкчылардан тыш та, юлны кыскартам, дип боз өстенә чыгучылар җитәрлек. Язгы боз балаларны да үзенә җәлеп итә. Әмма, язгы боз кеше гомере өчен зур куркыныч тудыра, дип кисәтә коткаручылар. Бәла-казаларны кисәтү өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төрле районнарда, мәктәпләрдә аңлату эшләре алып бара. Балыкчыларны да кисәтәләр. Боз астына төшеп китсәң, батканда нәрсә эшләргә кирәклеге турында белешмәлекләр тараталар. Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре сулыкларны күзәтә.

Карап торышка нык булып тоелган язгы боз, гадәттә кеше авырлыгыннан чатнап тормыйча, кинәт убылып китәргә мөмкин. Татарстанның Министрлар Кабинеты Карары белән (№ 435, 2014 елның 25 июненнән гамәлдә)  су объектларында кеше гомерен саклауга кагылышлы кагыйдәләргә үзгәрешләр кертелде. Закон нигезендә  боз калынлыгы 7 сантиметрдан да азрак булганда сулыкларга чыгарга рөхсәт ителми. Моның өчен физик затларга 1500-2000 сум штраф, юридик затларга 70 000 сумга кадәр штраф яный.

Боз ватылып суга төшсәң нишләргә?

Боз ватылып, суга төшеп китсәң, беренче чиратта, каушамаска, тиз эш итәргә кирәк. Чөнки чыныкмаган кеше өчен салкын су зыянлы, 10-15 минут эчендә аңны югалтырга да мөмкин.  Янәшәдә боз кисәкләре күрәсез икән, кискен хәрәкәтләр ясамыйча гына боз читенә ябышырга тырышыгыз. Ярдәм чакырыгыз.

Боз убылып суга төшкән кешене коткару үзе бер осталык сорый. Ярдәм сораган кеше янына бозга ятып, шуышып барырга гына кирәк. Батучыга, кул астында нәрсә бар: шарф, бау, ремень бирергә тырышыгыз. Салкын судан чыккан кешенең тиз арада киемнәрен алыштырырга, җылынып беткәнче тәннәрен ышкырга кирәк.

 Фото: reftinskiy.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading