– Бу җаваплы һәм авыр эшкә алынуыгызга үкенгән чакларыгыз бармы?
– Юк, үкенмибез. Шушы хәрәкәт, ыгы-зыгы, балалар турында хәстәрлек күрү - болар барысы да безгә кирәк. Алардан башка тормышның мәгънәсе юк кебек. Балаларның күбесе гаиләбезгә килеп эләккәндә, җитлексез, иммунитетлары какшаган иде, чир өстенә чир...Шуңа ирем, иң беренче нәүбәттә, аларның сәламәтлеген ныгытуга йөз тотты. Сабыйларны фигуралы шуу буенча, хоккей, бокс, каратэ спорт секцияләренә бирдек. Менә шуннан соң аларга җан керде сыман. Иң элек фигурачы Сева, Ян, шуннан соң Пашаның уңышлары пәйда булды.
Һичшиксез, ата-аналар өчен малайларның спорттагы казанышлары икенче урында, иң мөһиме – физик яктан ныгу, чыныгу. Элек авырудан башы чыкмаган балалар бүген, шөкер, төз, көр, иң авыр күнегүләрдән саналган «ласточка», «мостик» ясыйлар, шпагатка утыралар...
– Максимильяныбызга хәзер 14 яшь, ул фигуралы шуу буенча кандидатлыкка мастер. Янның хәзер төп бурычы тугызынчы сыйныфны уңышлы тәмамларга (Р.S. Ян читтән торып «ЦОДИВ Шәхси мәктәбе»ндә түләүле белем ала, аның сыман спортчыларга башкача белем алып та булмый, аларның бар гомере күнекмәләрдә, ярышларда үтә), һәм АКШ. Италиядәге спорт җыемнарына өлгерү. Аның яшьтәше Артур исә, Яшел Үзәндә парус спорты белән шөгыльләнә. җилкәнле спорт буенча икенче спорт разрядка ия. Атнасына 3 тапкыр күнекмәләргә йөри. Берсен дә калдыймый. Хәтта дәресләрдән качып булса да китә. Быел язын, май аенда Таганрогка яз регатына (төрле класслы суднолар өчен ярышлар сериясеннән торган җилкәнле яисә ишкәкле спорт буенча зур, гадәттә традицион ярышлар) җыена. 12 яшьлек Дима һәм төпчегебез Саша-Александр бию белән шөгыльләнә. Максим шорт-тректагы (инглиз теленнән тәржемә иткәндә, кыска юлны аңлата, тимераякта шууның бер төре) казанышлары белән мактана ала, малайга 11 яшь, – ди Ирина.
Спорт белән ныклы рәвештә шөгыльләнүгә алынганчы, Сергей белән Ирина иң элек аларның кызыксынуларына, бар вакытлары нигәдер багышланган булуы хакында уйлап эш итә.
– Киләчәктә тормыш юлларында кирәк булырлык шөгыль булсын, хезмәт, эш күнекмәләре алып үссеннәр дип тырыштык, – ди гаилә башлыгы Сергей. – Малайлар булачак ир-атлар, бар яктан да килгән булырга тиеш. Спорт дисциплинасы аркасында укуда да алдынгы егетләр. Артур һәм Данил 4 һәм 5 кә генә укый, ә Ян – отличник.
Бүгенге көндә Максим һәм Максимильян әтиләре белән Санкт-Петербургта яши һәм Питерның спорт мәктәпләрендә күнекмә алалар. Вакытлары булганда, бирегә, авылга кайталар.
Максим 357нче Олимпия өметләре интернат-мәктәбендә шорт трек бүлегендә, ә Максимильян атаклы тренер Руковицин җитәкчелегендә фигуралы шуу академиясендә шөгыльләнә. Аның уңышлары сөенерлек, төрледән-төрле фигуралы шуу буенча ярышларда беренчелектөн төшми ул.
– Ян һәрдаим үзен күкләргә чөеп мактаганны ярата. Җылылык, сөюгә, игьтибарга мохтаҗ балалар, гадәттә, үзен шулай тота. Шуңа чама хисен белеп кенә аны мактыйбыз да, сөябез дә, – ди Ирина.
Максимильянның казанышлары борынны күккә чөярлек шул, 2017 елда дөньякүләм танылган Этери Тутберидзе төркеменә күчә, ярышларда аның җитәкчелегендә 3 аксель сикергән беренче Россия фигуристы. Әлеге тренер канаты астында Мәскәү Кубогы призеры була. Бу сезонда Максимильян Санкт-Петербургның җыелма командасы әгъзасы икән.
Ирина ханым белән әңгәмә барышында, балаларының уңышлары хакында шулай дулкынланып, ялкынланып сөйләвенә шаккаттым. Бу ачык йөзле, мөлаем ханымның сабыйларга карата яратуы ташып тора һәм тирә-юньдәгеләрне камап, колачлап ала. Шунысын әйтим, аның һәрбер юанычы, җимеше булган балалары йөрәкләрендә әлеге ханымнан күчкән ялкын, җылылык бар һәм бу яктылык беркайчан да югалмаячак. Үсеп, гаилә коргач, алар аны үз балаларына да бүлеп бирер. Ирина ханым бит моны аларга үз мисалында күрсәтә: җылылык, яктылык башкалар белән бүлешкәннән кимеми, арта гына...
Лилия Гайнуллина
Фотолар гаилә архивыннан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар