16+

Әйттем әле хатынга!

Шулай бер көнне хатын, «бер кадак та какмыйсың» дип, «урынсыз» бер сүз ычкындыргач (йә берәр ярамаган әйбер капкандыр), ачуым килеп китте әле (йә берәр ярамаган нәрсә ашаганмындыр). Бетон диварга ничек кадак кагып булсын инде ул? Киттем шунда кызып... Мин әйтәм, син минем аркада ир хатыны булып йөрисең, җәмгыятьтә югары статуска иясең, биш бала таптың, аларны үстердең, күпме ташлама, фатир, ярты миллион сум ана капиталы гына алдың...

Картлык галәмәтеме, туктата гына алмый бит мине хатын. Аның ике ВУЗ тәмамлавын, берьюлы әллә ничә җирдә эшләвен, хезмәт хакын миннән күбрәк алуын, правага укуын, машина алып безне йөртүен, аш-су әзерләп, өйне чистартып, юып торуын һәм башка мең төрле вак-төяк мәшәкатьләрне һәм шуларга түзеп торуымны әйтмәсәм әйтмәдем, әмма шулай да дәвам иттем: «Әнә кеше ирләре, хатыннарын ташлап, яшьрәкләргә китәләр. Хатын-кызлар ир таба алмый интегәләр, син мине күтәреп кенә йөртергә тиеш», – дип тә ычкындыр­дым (йә берәр ярамаган нәрсә ашаганмындыр әле). Гомер буе җыелганны әйттем әле!..

Икенче көнне уянып китсәм, хатын миңа моторлы инвалид коляскасы алып кайтып куйган. «И, иркәем, гафу ит инде, сине күтәреп йөрергә көчем бетте шул, менә шушы коляска сине күтәреп йөртер әле», – димәсенме хәләл җефетем! Күзләремә яшьләр килде шунда. Хатынымның нинди яхшы кеше икәнен шунда гына аңладым. Юк, ташлыйм­мы соң шундый тормыш иптәшен?! Өрмәгән, юмаган җиргә дә утырт­мам әле үзен, Алла боерса!

Икенче көнне «кара» көнгә дип яшереп җыйган акчама өр-яңа иномарка – немец машинасы алып кайтып бирдем үзенә (эшләсен әле шуның белән генә). Ярата бит ул минем яратканым матур түбәтәйләр, калфаклар, камзуллар, төрле чигүләр тегәргә (кул белән интекмәсен әле). Шәп яшибез хәзер. Ал да гөл – син дә бел! 

Фазыл
Вәлиәхмәтов,
Бөгелмә районы,
Карабаш бистәсе.

фото - pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading