16+

Үз-үзен үтергән? Чаллыда фатирда петарда шартлаудан һәлак булган егетнең үлеме турында төрле фикер карала

Чаллылар әле дә бу вакыйгадан соң аңына килә алмый.

Үз-үзен үтергән? Чаллыда фатирда петарда шартлаудан һәлак булган егетнең үлеме турында төрле фикер карала

Чаллылар әле дә бу вакыйгадан соң аңына килә алмый.

21 яшьлек егет бу фатирны берничә ел арендалап яшәгән. Кытайда җитештерелгән «Кинг-Конг» петардасы шартлаган, дип фаразлыйлар. Бу петардада 100 грамм дары бар икән. 21 яшьлек егет махсус рәвештә – үләр өчен күпләп алган дип уйлыйлар, чөнки ул шартлау алдыннан туганнарына шалтыратып хушлашкан. Аның мәетен бәдрәф янында – коридорда табалар.

12 нче катта яшәүче Илья Антышев "Челнинские известия"гә хәбәр иткәнчә, бу вакытта аның гаиләсе йокларга әзерләнгән, тавыш ишеткәч, барысы да куркып киткән. 

"Моны аңлатып булмый. Бала куркып калды. Урамда газ баллоны шартлады дип уйладым, чөнки безнең йорт газга тоташтырылмаган – без электр мичләрендә пешерәбез. Аннары янгын сүндерүчеләр килеп безне өйдән чыгардылар", - дип хәбәр итте Илья Сергеевич.
Вакыйга урынына Чаллы мэры Наил Мәһдиев та килгән. Ул вакыйга урынын карап чыккан, анда яшәүчеләр белән аралашкан. Журналистлар алдында чыгыш ясаганда, шәһәр башлыгы булган хәлне фаҗига дип атады. 

"Шартлау 38/15 йортта, 83нче номерлы фатирда, унынчы катта булды. Бу 17 катлы торак бина, анда 160 фатир, 170тән артык кеше яши. Бу вакыйгадан соң бирегә ашыгыч рәвештә барлык авария-коткару хезмәтләре килә. Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты", – диде Наил Мәһдиев. Аның сүзләренчә, шәһәр хакимияте шартлау аркасында килгән зыянны каплауны үз өстенә алачак.
Наил Мәһдиев шулай ук үлгән егет турында да сөйләп үтте. Һәлак булган 21 яшьлек Александр Черпаков фатирны арендалап яшәгән. Егет 21 апрельдә чираттагы туган көнен бәйрәм итәргә тиеш булган. Мәрхүм үзе Тукай районыннан.

Черпаков Тукай районының Яңа бистәсендә теркәлгән, шунда мәктәпне тәмамлаган. "ТЭМПО" предприятиесендә станокларны көйләүче булып эшләгән.
 Мәһдиев сүзләренчә, булган хәлнең төрле версияләре карала, аларның берсе – үз-үзенә кул салу. Беренчел мәгълүматлар буенча, егет "Кинконг"маркалы петарда шартлау аркасында һәлак булган.

"Безнең мәгълүматлар буенча, егет имин гаиләдән, тырыш егет, закон белән бернинди проблемалары юк. Бу дөньядан шулай вакытсыз китүе бик кызганыч. Бүген мин махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан сугышчылар белән аралаштым, менә бу егетләр тормышның кыйммәтен белә, аңлыйлар, шулай булырга тиеш тә", – диде Наил Мәһдиев.


Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading