Гөлгенәнең шәһәрдә әнисенең сеңлесе яши иде. Ул да бәйләргә һәвәс. Инә, җепләрне ул чакта шул апасы кайтарды. Мәктәп тәмамлап, училищеда белем алып, китапханәгә эшкә урнашкач үзе теләгән җепләрне сатып ала башлады кыз. Шапка, шарф, кофта кебек өс киемнәрен заманына күрә модалы итеп бәйләргә өйрәнде. Моның өчен китапханәгә килгән журналлар да ярдәм итте. Хезмәттәшләре, дуслары күргәч заказ да бирә башлады. Заказ булган саен аз булса да акча да керде. Ул чакта әле алар яшәгән районда бик сыйфатлы җепләр юк иде сатуда. Бер бәйләме 13-14 сумлык гади генә бәйләү җебеннән дә менә дигән матур киемнәр бәйләп куя иде. Тора-бара җепләрнең яхшы сыйфатлысын гына сайлап бәйли башлады. Андыйлардан бәйләнгәненең бәясе кыйммәтерәккә чыкса да, бер алган кеше кабатланмас фасон һәм зәвыкле киемнәргә заказ биреп кенә торды. Ә ул җепләрнең төсләре әсәрләндерде Гөлгенәне. Дөньясын онытып бәйләп кенә утырасы килде. Бәйләү җепләрен кулга алуга яктылык, җылылык били кыз күңелен, онытылып бәйли. Ул җепләрнең йомшаклыгы кулларны иркәли. Ялларга авылга кайтканда да үзеннән калдырмый бәйләү эшен. Районда эшли башлагач тулай торакка урнашты. Бүлмәдәш кызы өйдә торырга яратмый. Гөлгенәгә бу тагын да уңайлы. Төннәрен дә бәйли дә бәйли...
Бу хәлләр сөйләгәндә генә озак. Ә күрәзәче хатын каршында утырганда, мизгел эчендә искә төште дә, күз алдыннан кино кадры кебек тезелеп узды.
– Син, апаем, йоклап киттеңме әллә? Караргамы киләчәгеңне?
– Ә, – диде Гөлгенә сискәнеп, кайда утырганын исенә төшергәндәй, корт чаккан кебек сикереп торды да:
– Юк, юк, кирәкми, киләчәгемне карарга кирәкми, гафу итегез, мин китим, – дип, ишеккә таба атлады.
– Апаем, өшкерт син үзеңне, догалар укып йөр. Әле килгәне юк икән, бер айдан соң килә ул кеше сиңа, җепләр алып килер, алардан бәйләмә, яндыр аларны, ул җепләргә явызлык салынган, – дип кычкырып калды.
Гөлгенә башы әйләнүдән абына-сөртенә, чак-көч таксига чыгып утырды. Тулай торактагы бүлмәсенә ничек кайтып җиткәнен дә сизмәде. Күрәзәче хатын дөньяга күзен ачырга, алсу күзлеген салырга кирәклеген үзенчә аңлатты түгелме? Бер карасаң ышанырлык. Апасы аның эшләрен бервакытта да мактамады, хупламады, никадәр генә тырышып бәйләсә дә, матур булган дип зурлый белмәде. Ә үзе җепләр ташыды. Тик торганда. Гөлгенә кирәкми дисә дә, бер килгәндә икешәр-өчәр җеп бәйләме алып килде. Сәер! Нигә һаман кирәкми дигән саен җепләр китерә икән ул аңа. Гөлгенә үзе дә сатып ала юкса. Үзенә күрә сеңлесенә ярдәм итүеме икән? Күп очракта кара, караңгы төстәгеләрне китерә. Киез булса да бәйләрсең, ди. Ышанмас җиреңнән ышанырсың. Бер алып килгән ангорка кара җепләрен, заказга бирелгән кофтага кушып бәйләгән иде. Бәйләгәндә берни сизмәде.
Ә заказны алучы, Гөлгенә кофтаны кире үзеңә бирәм, акчаны кире кайтар, дип килде. “Кия алмыйм, сулышым кысыла бу кофтаны кисәм. Карап торышка җиңел генә җепләрдән бәйләгәнсең, тик, әллә ничек, киюгә буып алган кебек”, – дип китереп бирде. Әллә шул күңеленә керде, үзе дә киеп карады, җанына ятмады. Икенче кызга бирде, ул да кия алмады. Тагын бервакыт җепләр бәйләме алып килде апасы. Бер пакетта дүрт бәйләм кызыл төстәге җепләр. Көзге миләш кебек янып торучан төсләр күзләрне камаштырырлык. Сөенеп, рәхмәтләр әйтеп алды Гөлгенә. Шул ук көнне ыргак белән кызыл төстәге кардиган бәйләргә утырды. Тик, дүрт бәйләм җепнең икесе генә бәйләргә яраклы булып чыкты. Калганнары бәйләмендә үк киселгәнме, фабрикадан шулай яраксыз булып чыкканмы, җепләр кыска кыска итеп өзгәләнгән. Әйтерсең кемдер кайчы белән кискәләгән. Җепләрне ялгап кына яхшы кофта килеп чыкмаячак. Апасыннан сораган иде дә, кайсы кибеттән алганын. “Кибетенә барып йөри күрмә, фабрикадан ук шулай булып чыккандыр. Ярар, юктан шикләнеп утырма”, – дип кенә җаваплады. Шик кермәде түгел үзе. Фабрикадан алай чыгара алмыйлар, берничек тә. Кызыл җепләрдән заказга җәйге кардиган бәйләргә тиеш иде Гөлгенә. Ике көн эчендә, туйга киеп барырга заказ биргәннәр иде. Яңадан шундый ук җепләр алып, төне буе бәйләп чыкты ул аны чыгуын, азга гына соңарып булса да иясенә тапшырды.
Белмим, баш әйләнеп бетте, зиһен чуалды. Ни уйларга да белмәссең. Күрәзәче сүзенә ышанып, бертуганың белән дошманлашып булмый бит инде. Күңелгә дә шик керде, ышанмаслык та түгел. Берсендә туган көненә кул кремы бүләк итте. Шуннан соң бармаклары арасына гөмбәчекләр үсеп, кулына инә тота алмас хәлгә җитте Гөлгенә. Бармак аралары чи җәрәхәткә әйләнде. Ул чакта дәвачы әбигә барды. Әби бармакларны күрүгә үк, зәхмәтле әйбер тоткансың, диде. Китапханәдә китап тузаныннан аллергияме икән, дип аптырады кыз. “Кулыңа сөртә торган кремың бармы, кызлар крем сөртә бит инде, алып кил әле шуны икенче килгәндә”, – диде. Алып килде, түгәрәк савытны кулга алуга дәвачы иснәп карады да, синең борының ис сизмиме әллә, нәҗес исле бит бу, хайван бәвеле кушылган. Чүп савытына ташла, яндырсаң тагын да яхшырак, диде. Башкалар кулына эләгүдән куркып бакча артындагы тиреслеккә алып чыгып яндырды. Ул кремны кайдан алуы турында кызыксынса да, апасы җаваптан качты. Кызарды, уңайсызланды. Югыйсә, бер ни дә гаепләмәде бит Гөлгенә аны. Каракның бүреге яна, дигәндәй, кыңгыр эшенә борчылуы идеме?!. Ул чакта алай уйлый алмады Гөлгенә. Менә хәзер уйлый ул аны. Әллә ул да сихерләнгән булгандыр.Шул хәлдән соң ярты еллап бәйләвенә тотына алмаган иде. Бер юкка күңелеңә шик кертеп утырасың, дип үз-үзен битәрләп тә алды Гөлгенә. Кылт итеп исенә төште, күрәзәчегә барганына нәкъ бер ай. Ул атнада авылына кайтмаган иде, пакет тотып апасы килеп керде. Пакет тулы җепләр...
Гөлгенә рәхмәт әйтеп алды да, апасының каршысында җепләрне чүп савытына алып чыгып салып, ут төртте. Урам уртасында бер пакет тулы җепне яндырды.
– Нишлисең син, юләр кызый, алар кыйммәтле җепләр бит, – дип өтәләнде апасы. Узып китүчеләр аларга, и-и-и, дөньяның кеме генә юк, дип сәерсенеп карады.
Җепләр белән бергә туганына ышаныч та янды, югалды... Күрәзәче сүзе хакмы, юкмы, билгесез. Аңа ышану гөнаһ, бер ай дигәне бәлки очраклылык кынадыр. Гөнаһ икәнен белгәнгә киләчәген юраудан баш тартты. Әмма анда булганнан соң тормышка күзе ачылды, алсу күзлеген салып ташлады. Туганлык сакланыр, әмма элеккедәй беркатлы, бар кешегә дә ышанучан Гөлгенә юк инде хәзер. Үзенә генә ышанган, бәллүр күңелле, сак кыз бала аның күңелендә.
Зәмирә Сәмигуллина
Фото: http://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар