16+

Үзе татлы, үзе баллы "Коровка" кәнфитен ясыйбыз

Моннан ары,"Коровка" кәнфитен кибеттән сатып алмыйбыз! ?

Үзе татлы, үзе баллы "Коровка" кәнфитен ясыйбыз

Моннан ары,"Коровка" кәнфитен кибеттән сатып алмыйбыз! ?

Балачактан ук хәтердә калган, әлеге татлы һәм баллы "Коровка" кәнфите тәмен һәркем дә хәтерлидер. Кызганычка каршы, кибет конфетларының составы элеккечә түгел инде, алар белән үз балаларыңны сөендереп булмый... Ләкин өметсезлеккә бирешергә кирәкми, чөнки өй шартларында да "Коровка" конфетларын ясап була бит. 

Ингредиентлар:
-6 стакан шикәр комы
-1 аш кашыгы какао
-100 грамм сыер мае
-2 стакан сөт 
-3 йомырка


Әзерләү:
1. Барлык продуктларны катнаштырырга һәм 20 минут дәвамында сүлпән утта кайнатырга. 
2. Шуннан соң барлыкка килгән массаны азык пленкасына (пищевая пленка) салып тигезләргә яисә формалар булган очракта, аларга бүләргә кирәк. 
3. Конфетларны суытырга.  
4. Татлы азыкны өлешләргә. 
Формалардан тәм-томны җиңел генә алып була. Алар бик йомшак һәм татлы булып чыга, ә иң мөһиме, бернинди зарарлы өстәмәләр кушылмаган! 

Дусларың белән дә бүлеш, аларга балачактагы тәм-том турында искә төшер! Өй шартларында һәркем дә тәмле конфетлар ясый ала бит.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading