16+

Үзем – концертта, уем – машинада

Концертка барасы булса, иң беренче аның кайсы бинада узачагын ачыклыйм. Ни өчен дигәндә, кайбер концерт залларының биналары янында машина куярлык түгел. Казанда шәхси транспорт белән барырга мөмкин булган концерт заллары бармы соң ул?

Үзем – концертта, уем – машинада

Концертка барасы булса, иң беренче аның кайсы бинада узачагын ачыклыйм. Ни өчен дигәндә, кайбер концерт залларының биналары янында машина куярлык түгел. Казанда шәхси транспорт белән барырга мөмкин булган концерт заллары бармы соң ул?

“Уникс” концертлар залы. Бер мең кешелек “Уникс” концертлар залы каршында нибары унлап машина куярлык урын бар! Ягъни бу бинаның парковкасы юк дигән сүз. Концертка машина белән килүчеләр башта берничә кат “Уникс” бинасын урап, ахыр чиктә машиналарын түләүле урынга куярга да риза була. Әле анысы да буламы, юкмы.

Дөресен генә әйткәндә, үземнең дә урын таба алмыйча, концертына төкереп кайтасы килгән чаклар булмады түгел. Аның каравы КФУ бинасының парковкасы зур вә иркен. Ни өчен концертка килүчеләрне шунда кертмәскә? Бер уңайдан акча да эшләрләр иде. Әйтәм бит, үзәк урамнарын берничә кат ураганнан соң, халык машинасын теләсә нинди бәягә куярга риза буладыр. 

Бер хәл искә төште. Моннан берничә ел элек әни белән Гүзәл Уразованың концертына бардык. Гадәттәгечә, машина куярга урын юк. Йөрдек-йөрдек тә, Профсоюзлар урамындагы бер кибетнең парковкасына куйдык. Мин генә түгел, концертка килгән берничә кеше машинасын шунда урнаштырды. Концерттан соң зур канәгатьлек хисе белән машина янына төшсәк, беребезнеке дә юк! Эвакуатор машиналарыбызны төяп, Сәлимҗанов урамындагы штрафстоянкага алып киткән. Сәбәбе – машинаны диагональ итеп түгел, ә горизонталь рәвештә куйганбыз. Көтүебез белән шунда кузгалдык. Кышкы суык көн иде ул. Машинаны алу өчен урамда чират торырга кирәк булды. Халык тәмам туңды, өшеде. Бөтенесе дә ни өчендер Уразованы сүкте. Янәсе аның аркасында машиналарны алып киткәннәр. Ул кичне исән-имин өйгә кайткач, Гүзәлнең үзенә шалтыратып, башта концерт турындагы якты хис-кичерешләремне җиткердем, соңыннан машина кыйсасын да сөйләдем. “Иии, менә хәзер үземне гаепле хис итәм инде”, – диде ул борчылып. 

“Пирамида”. “Пирамида”ның парковкасы шактый киң һәм уңайлы. Тик урыннар саны гына чикле, чөнки әз генә соңга калып килсәң, урынсыз калу ихтималы бар. Шуңа күрә, гадәттә, мин “Пирамида”га бер сәгать алдан барам. Ул чакта машинаны парковкадагы җаның теләгән урынга куярга була.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе. Филармониянең парковкасы бар, әмма ул хезмәткәрләр һәм концерт куючылар өчен генә каралган. Ягъни тамашачылар өчен биредә парковка юк. Узган елларда машинаны Филармония бинасы артындагы Спартаковская урамында калдырып була иде. Машиналар ике яклап тезелә, соңрак килсәң хәтта урын да калмый иде. Ә хәзер ул урамда машина кую өчен түләргә кирәк. Ләкин шуны истә тотыгыз: эш көннәрендә муниципаль парковкалар иртәнге сәгать 8дән кичке 7гә кадәр генә түләүле. Аннан кала һәм шимбә, якшәмбе, шулай ук бәйрәм көннәрендә әлеге парковкаларга машина куйган өчен акча алынмый.

И.Шакиров исемендәге “Казан Экспо” концертлар залы. Машина кую өчен иң уңайлы парковка шушында. Бирегә соңга калып килсәң дә куркыныч түгел, чөнки парковканың киңлеге иксез-чиксез болынны хәтерләтә. Тик менә “Казан Экспо”ның урыны гына шәһәрдән ераграк, аэропортка терәлеп тора ул. Хәер, биредә концертлар алай еш булып тормый, елга бер тапкыр гына барыла бугай. Бар нәрсә дә идеаль булмый шул бу дөньяда, һәрвакыт берәр китек ягы була. “Казан Экспо”ның парковкасы шәп булса да, үзе ерак урнашкан диюем...

Ленин исемендәге, “Юность”, Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортлары янында һәрвакыт машина куярга урын була дип уйлыйм. Һәрхәлдә минем урын эзләп интегеп йөргәнем юк. Кайчан килсәм дә, урын бар. Концерт заллары “Уникс” кебек зур булмаса да, парковкалары “кешечә” ясалган. 

Шунысы сөендерә: соңгы арада Казанда концерт заллары артып китте. Дөрес, алар элек тә бар иде. Әмма ул биналарда артистлар концерт куймый иде. Күптән түгел төзекләндерелгән, яңартылган “Чулпан” һәм “Сәйдәш” мәдәният үзәкләрендә хәзер көн саен диярлек концертлар үткәрелә. Бу биналарның парковкалары бар һәм концерт көннәрендә алар тамашачылар өчен ачык. Дөрес, биредә дә урыннар саны чикле.

Ни дисәң дә, концерт залы төзисең икән, барлык уңайлыкларын истә тотарга кирәктер. Ул бит тамашачы өчен төзелә, ә димәк, тамашачы өчен барлык шартлар да булырга тиеш дип уйлыйм.  
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Автобус ягьни шэхэр эчендэ йоруче транспорт белэн барасын да рэхэтлэнеп концерт карап кайтасын,алай курыккач нигэ машина белэн барсыз сон?

    Мөһим

    loading